«Рудник» тамашачылары дөньяның төрле почмакларыннан булган унбер яшь режиссерның фильмнарын күрәчәк, аларның бер өлеше дәрәҗәле халыкара фестивальләрдә призлар алган инде.
Быел фестиваль Европаның иң яхшы киномәктәпләренең берсе - Польшаның Лодзь мәктәбенә багышланган. Конкурстан тыш программаның җиде фильмы аның яшь режиссерлары тарафыннан төшерелгән.
«Рудник» вакыйгалары расписаниесе
23 июль, сишәмбе
17:00 «Нәрсә ул документаль анимация?». Дина Годер лекциясе
24 июль, чәршәмбе
11:00 Вита Жалакявичуте һәм Марина Разбежкинаның документаль кино төшерергә укыту методлары турында әңгәмәсе (теркәлү буенча)
16:00 конкурс программасы. «Брюс Ли и беспризорник» фильмын ( Йост ван де Бруг) күрсәтү һәм режиссер белән очрашу
18:00 Фестивальне рәсми ачу. «Сердце Мира» фильмын (Наталья Мещанинова) күрсәтү һәм режиссер белән очрашу.
25 июль, пәнҗешәмбе
13:00 Наталья Мещанинова лекциясе
16:00 конкурстан тыш программа. Рафаль Скальскиның «52 процента» һәм Мацей Янковскийның «Мы прекрасно ладим» фильмнарын күрсәтү
17:00 конкурс программасы. Бенджамин Бюшеның «Охотники» фильмын күрсәтү һәм режиссер белән очрашу
18:30 конкурс программасы. Адан Альягиның һәм Алекс Лораның «Четвертое царство» фильмын күрсәтү. Тамашачылар белән фикер алышу
20:00 конкурс программасы. Рафал Лысакның «Безусловная любовь» фильмын күрсәтү һәм тамашачылар белән фикер алышу.
6 июль, җомга
13:00 Александр Родионов мастер-классы
16:00 конкурстан тыш программа. Эми Бухвальдның «Образование» фильмын күрсәтү
16:30 конкурс программасы. Алиса Коваленконың «Домашные игры» фильмын күрсәтү. Тамашачылар белән фикер алышу
18:30 конкурс программасы. Зоси Родкевич һәм Евгения Останинаның «Белая мама» фильмын күрсәтү. Режиссерлар белән очрашу.
27 июль, шимбә
12:00 Мацей Дрыгас мастер-классы
15:00 конкурстан тыш программа. Мартин Ратның «Написано чернилами», Павел Земильскийның «Рогалик» һәм Матей Бобрикның «Там, куда солнце не торопится» фильмнарын күрсәтү
17:00 конкурс программасы. Симон Леренг Вильмонтның «Лай собак вдалеке» фильмын күрсәтү. Тамашачылар белән фикер алышу
19:00 конкурс программасы. Туул Телахтиның «Жизнь от смерти» фильмын күрсәтү. Тамашачылар белән фикер алышу
19:30 конкурс программасы. Наташа Харламованың «Стоянка на дороге ветра» фильмын күрсәтү һәм режиссер белән очрашу
28 июль, якшәмбе
12:00 Виктор Зацепинның мастер-классы
15:00 конкурстан тыш программа. Александра Маччикның «На связи» фильмын күрсәтү
15:30 конкурс программасы. Ванесса дель Кампо Гательнең «Марс, Оман» фильмы һәм режиссер белән очрашу
16:30 конкурс программасы. Алина Гудковскаяның «Лукоморье» фильмын күрсәтү һәм режиссер белән очрашу
17:30 документаль кино мәктәбе һәм документаль анимация мәктәбе нәтиҗәләрен күрсәтү
20:00 Фестивальне рәсми ябу
Фестиваль турында
«Рудник» 22-28 июль көннәрендә Казаннан 60 чакрым ераклыкта — Зөя утравында уза.
Фестивальнең арт-директоры-режиссер, документалист һәм продюсер Марина Разбежкина.
Сайт: rudnikfest.ru
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен: +7960035596 (Илнур Шәрәфиев)