Казан яшь тамашачылар театры сезонны Волгоградка гастрольләр белән ача

2012 елның 28 августы, сишәмбе

27 августта Казан яшь тамашачылар театры коллективының җәйге ялдан соң традицион җыелышы үтте. Театрның баш режиссеры Владимир Чигишев 80нче юбилей сезонына планнар белән таныштырды.

Юбилей көнендә - 30 ноябрьдә тамашачыга премьера тәкъдим ителәчәк. Хәзер театрда Александр Островскийның «Женитьба Бальзаминова» спектакленә әзерлек бара. Спектакльнең режиссеры - Владимир Чигишев, рәссамы – Сергей Скоморохов. Төп рольдә – Арсений Курченков.

Баш режиссер Дмитрий Язов һәм Гүзәл Шакирҗанованы ТР Атказанган артисты исеме алулары белән котлады. Яшь режиссер буларак танылып килгән Родион Сабировны коллективка кабул ителүе белән котладылар.

25 сентябрьдән 30ына кадәр Казан яшь тамашачылар театры, Сталинград сугышының 70 еллыгына багышлап, Волгоград Яшь тамашачылар театры белән гастрольләр алмаша. Волгоград тамашачысына Р.Ибраһимбәковның «Танец маленьких лебедей», Б.Томасның «Здравствуйте, я Ваша тетя!», К.Гольдониның «Трактирщица», А.П.Чеховның «Свадьба с генералом», М.Бартенев, А.Учасевның «Волшебная ярмарка», Е.Казанцеваның «Сказка про репку» һәм И.Чернышовның «Про кота и про любовь» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International