Казанның Елга портында XVIII Халыкара этномәдәни экспедиция - «Идел - тынычлык елгасы. Идел буе халыклары мәдәнияте диалогы» фестивалендә катнашучылар белән очрашу булды.
Причал янында кунакларны ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре, шулай ук төрле халыкларның мәдәниятен тәкъдим итүче коллективлар һәм башкаручылар каршы алды.
Кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде.
«Фестивальнең Казанга килүе - безнең өчен зур дәрәҗә. Без мондый чаралар кирәк дип саныйбыз, алар безне берләштерә, рухи яктан үстерә һәм якынайта», - дип ассызыклады ул.
«Идел буйлап сәяхәт иткәндә күп халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән очрашабыз. Сезнең экспедиция тынычлык, игелек, дуслык алып килә», - дип өстәде ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары, Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская.
Мордовия Республикасы Милли сәясәт һәм архив эше министрының беренче урынбасары Александр Карьгин республикабыз вәкилләренә Мордовия җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Безне мәдәният, дус һәм тату яшәргә омтылыш берләштерә. Күпмилләтле Россия өчен бу бик мөһим», - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Концерт программасы кысаларында Казаннан коллективлар һәм башкаручылар, шулай ук «Идел – тынычлык елгасы» экспедиция—фестивалендә катнашучылар чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, экспедиция-фестиваль Түбән Новгородта старт алды. Казаннан тыш аның маршрутында Чабаксар, Макарьево бистәсе (Түбән Новгород өлкәсе), Болгар (Татарстан) һәм Козьмодемьянск (Марий Эл) бар.