Хөрмәтле кинематографистлар, республика халкы һәм кунаклары!
Сезне искиткеч матур бәйрәм – Россия киносы көне белән котлыйм.
Кино хәзер һәр йортка, һәр гаиләгә үтеп керде, ул югары культурага һәм әдәплелеккә әйдәүче тәрбия чарасы ролен үти.
Бүгенге көндә республикада кино тармагы тотрыклы үсештә. Кино җитештерүгә Дәүләт ярдәме дә арта бара, безнең кинематографистларыбыз иҗат иткән фильмнарның сәнгати югарылыгы арта. Татарстан кинематографистлары үз эшләре белән төрле төбәкара һәм халыкара кинофестивальләрдә катнашалар.
Республикада һәвәскәрләр һәм яшьләр киносы фестивале үткәрү дә традициягә керде.
Беренче көннәреннән башлап төрле мәдәниятләр һәм конфессияләр арасында конструктив диалог мәйданчыгына әверелгән Казан халыкара мөселман киносы фестивале дә Татарстанның горурлыгы.
Кино сәнгатен халыкка якынайту буенча яңадан-яңа заманча эш формалары эзләнә. Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгы белән республика авылларында яшәүчеләргә күчмә видеокомплекслар ярдәмендә кино күрсәтү проектлары тормышка ашырыла. Соңгы бер елда мондый комплекслар белән хезмәт күрсәтелгән авыллар биш мәртәбә артты.
Бәйрәм көнендә Кино сәнгатенә тугры калган кино тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннарына рәхмәтемне белдерәм. Бөтен кинематографистларга һәм кино сөючеләргә яңа иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм оптимизм телим.
Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.