VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале өр-яңа мәдәни проект башлап җибәрә. Ул - «Йолдызлы кулъязма» киномузее. Аны оештыруда «Remember» Казан скульптура күчермәләре студиясе ярдәм итәргә ризалашты. Фестиваль буеннан-буена Казан кинофестивалендә катнашкан кино эшлеклеләренең кул күчерелмәләре алыначак һәм автографлары белән бергә «МИР» кинотеатрына куелачак. Ачылачак музей турында тулырак мәгълүмат бирү өчен Россия киносы көнендә матбугат конференциясе үткәрелә.
Хөрмәтле журналистлар! 27 августта 13.30да Татарстан Республикасы Милли музеена рәхим итегез!
Милли музейга килүчеләргә Х гасырда Ислам кабул иткән мөселман мәдәнияты тарала башлаган Идел Болгарстаны экспозициясенә экскурсия дә тәкъдим ителә.
Матбугат конференциясенә катнашучы өчен аккредитация үтәргә кирәк.
Элемтә өчен телефоннар: Логинова Анастасия 8 927 410 48 88, Нигъмәтҗанова Лилия 8 927 406 16 92 (e-mail: press@kazan-mfmk.com).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте