Лаешта Г.Р.Державин исемендәге премиянең 2019 елдагы лауреатларын игълан иттеләр

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Кичә, бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 276 ел тулган көнне, Бөтенроссия шигърият фестивале узды.

интернеттагы  фотолар өчен сылтама https://yadi.sk/d/FxNwYItUFuH8Gw 

зур фотоларга сылтама  https://yadi.sk/d/K5FrIhgKRPLaEw

Бәйрәм, гадәттәгечә, Казанның Лядской бакчасында Державин һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы белән башланып китте. Анда ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, укытучылар һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

«Без барыбыз да шигърият сөючеләр, Гавриил Державинны искә алырга җыелдык. Ел саен без шагыйрьнең һәйкәле янында аның  чираттагы туган көнен искә алу өчен генә түгел, ә аңа иҗади казанышларыбызны багышлар өчен җыелабыз», — дип билгеләп үтте мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Монумент янында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Д.Салихов, танылган шагыйрьләр Б. Вайнер, А. Бик-Булатов, Н. Ахунова, А.Әпсәләмова, Державин премиясе лауреатлары Р. Харисов, А. Остудин, А. Кашина һ. б. катнашында «Г. Р. Державинга шагыйрьләрдән венок» исемле  шигъри митинг булды.

Казанга бәйрәмгә күпсанлы кунаклар да килгән иде: Оренбург өлкәсе, Пермь өлкәсе, Кырым Республикасының  Язучылар берлеге рәисләре һәм әгъзалары.

Соңрак Лаешта әдәбият һәм юриспруденция өлкәсендәге  Г.Р.Державин исемендәге премиянең 2019 елдагы лауреатларын бүләкләү булды.

Әдәбият өлкәсендәге премиягә  «Корни наши едины» исемле Россия халыкларының риваятьләре җыентыгы  һәм Чыңгыз Айтматовның «Белое облако Чингисхана» повестен татар теленә тәрҗемә иткән өчен язучы Мөдәррис Вәлиев лаек булды.

Юриспруденция өлкәсендә премия лауреатлары: Татарстан Конституция судының элеккеге судьясы, ТР Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, юридик фәннәр докторы Флер Баһаветдинов; РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы, Татарстан Конституция судының элеккеге рәисе, юридик фәннәр кандидаты Виктор Демидов.

Моннан тыш, бәйрәмдә Гавриил Державин исемендәге район конкурсының яшь җиңүчеләрен хөрмәтләү булды.

Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

Белешмә өчен: Г. Р. Державин исемендәге Республика премиясе киң җәмәгатьчелектә танылу алып әдәбият өлкәсендә аеруча әһәмиятле булган рус телендәге әсәрләр (шигърият, проза, сәнгать тәрҗемәләре) һәм Г.Р.Державин иҗатын популярлаштыручы татар телендәге әсәрләр, шулай ук юристларга юриспруденция (монография) өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен бирелә. Алар соңгы биш ел дәвамында басылып чыккан, ләкин премиягә дәгъва итүгә бер елдан да ким булмаган арада тапшырылган булырга тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International