Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа бинага ия булды

2012 елның 24 августы, җомга

Офицерлар йортын Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры карамагына тапшыру турында ТР Премьер-министрының указы имзаланды.

Коллектив шәһәр үзәгенә - Петербург урамында урнашкан Офицерлар йорты бинасына күчергә әзерләнә. Бинаның ике метро станциясе арасына урнашуы тамашачылар өчен бик уңайлы булачак.

Моңарчы кинотеатр булган Офицерлар йортын театр сәнгатенә яраклаштыру буенча төзекләндерү эшләре башланды. Шунлыктан репетицияләр Гладилов урамындагы бинада дәвам итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International