Ирада Әюпова: «Муниципаль китапханәләрне шәхси үсеш өчен социаль гарантияләр институты буларак кабул итәргә кирәк»

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 июльдә Чистайда Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерүнең төп юнәлешләрен тикшерү белән шөгыльләнүче эшче төркем әгъзалары катнашында түгәрәк өстәл утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе, традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге вәкилләре, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарының мәдәният идарәсе органнары һәм муниципаль китапханәләре җитәкчеләре катнашты.

Түгәрәк өстәл артында халык арасында яңа китапханә культурасын  формалаштыру, «китапханәче, библиограф» һөнәренең статусын күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, муниципаль китапханәләр тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеген, аларның эшчәнлеге регламентларын һәм критерийларын карадылар.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында: «Муниципаль китапханәләрне шәхси үсеш өчен социаль гарантияләр  институты буларак карарга кирәк, ә максатка ирешү өчен, без китапханә хезмәткәрләре белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр принципларын һәм системасын концептуаль үзгәртергә, ачык, креатив, интерактив булырга тиеш», - дип билгеләп үтте.

Соңрак мәдәният министры Алабугада мәдәни-ял итү учреждениеләре буенча модель стандарт эшләү мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарының һәм Чаллының мәдәният идарәләре һәм үзәкләштерелгән клуб системалары җитәкчеләре катнашты. Ирада Әюпова мәдәният-ял итү учреждениеләренең методологик эшчәнлеген камилләштерү, авыл халкын  барлык мәдәни ресурлар, шул исәптән иҗатның  традицион һәм академик формалары белән шөгыльләнү өчен шартлар белән, бушлай  тәэмин итү  мөмкинлеге булдыру турында сөйләде.

Белешмә өчен: китапханә эшчәнлегенең модель стандарты - федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге закон һәм норматив-хокукый актлар таләпләрен, халыкара стандартларны исәпкә алып, китапханәне ресурслар белән тәэмин итүгә һәм хезмәт күрсәтүгә карата кагыйдәләргә  һәм әлеге учреждениеләрнең үзенчәлекләренә нигезләнеп төзелгән документ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International