Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Алабугада җәйге кичәләр» фестивален ачуда катнашты

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 июльдә Шишкин буаларында күренекле пианист Борис Березовскийның  «Алабугада җәйге кичәләр» II Халыкара фестивале ачылды.

Чара Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Аны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы администрациясе һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы.

Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.

«Сәхнә осталарын, сәнгатьнең бөек әсәрләрен тыңлап  утыру  - үзе зур бәхет. Фестиваль дәвам итәр дип ышанасы килә, ә Алабуга республикабызның мәдәни тормышында иң алдынгылар рәтендә булыр дип өметләнәм. Без сәхнәдә чыгыш ясаучы башкаручыларның гына түгел, ә бу бөек әсәрләрне иҗат итүчеләрнең дә иҗатлары  белән киләчәктә дә  хозурлана алыр идек», - диде Ирада Әюпова. 

Фестивальнең беренче көнендә алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен  бик күп күңелле  вакыйгалар булды. Программа кавалерист-кыз  Надежда Дуровага багышланган иде, Ульян дәүләт академия симфония оркестры башкаруында П. И. Чайковскийның «1812 ел» дип аталган тантаналы увертюра башкарылды.

Бәйрәм кунаклары маэстро, Россиянең атказанган артисты Борис Березовский, Россиянең атказанган артисты Никита Борисоглебский (скрипка), Мәскәү филармониясе солисты София Каландадзе (арфа) башкаруындагы музыкадан ләззәт алдылар.

Кунаклар алдында шулай ук Мария театрының Приморье сәхнәсе солисты Айгөл Хисмәтуллина да чыгыш ясады. Телевидение тапшырулары алып баручысы һәм режиссер Александр Гордон Свиридов музыкасы астында Александр Пушкин шигырьләрен укыды. Фестивальне ачу бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.

Бүген, 11 июльдә, «Барокко уены» концертында Россия, Франция һәм Шотландиянең танылган музыкантлары чыгыш ясаячак. 12 июнь киче «Джаз һәм башкалар...» дип аталачак, сәхнәдә Германия, АКШ һәм, әлбәттә, Россиядән башкаручылар була. 13 июнь көнне «VIVAT, YAMAHA!» концертында фортепиано һәм гобой тавышларын ишетергә мөмкин булачак.

Фестивальнең ябылу тантанасы 14 июньгә билгеләнгән. Кичәгә килгән кунаклар өчен Татьяна һәм Сергей Никитиннар башкаруында җыр, валторн, флюгельгорн, ирланд скрипкасы һәм кельт арфы кебек кызыклы инструментларда музыкаль композицияләр яңгыраячак.

Фестиваль ачык һавада уза, аңа керү ирекле. Концертлар 18.30 сәгатьтә башлана!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International