25 августта 12.00дә 1нче май мәйданында Муса Җәлилне искә алып шигъри митинг узачак һәм шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелачак. Программада – ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның, Абдулла хәзрәт Әдһәмовның (ТР Диния нәзарәте), Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбановның чыгышлары, театральләштерелгән күренешләр. Шигъри кичәдә язучылар, артистлар катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте