Илебез башкаласындагы Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре, гадәттәгечә, Мәскәү хөкүмәте һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән ачылды.
Кич белән Татарстан Мәдәнияте көннәре Мәскәүнең халыкара Музыка йортында республика сәнгать осталары концерты белән дәвам итте.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков, күп кенә чит илләр илчеләре һәм төбәкләрнең тулы вәкаләтле вәкилләре катнашты.
Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменнән сәламләү сүзләрен чарада катнашучыларга Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков укыды.
«Татарстан, инвестицияләрне җәлеп итүчәнлек ягыннан Россиянең иң уңышлы регионнарыннан берсе буларак, масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыра, эшлекле климат һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртучы инновацияләр әзерли һәм гамәлгә кертә. Мәскәүдәге Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен үткәрү безнең төбәкләр арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерүдә яңа этап булыр, матур чыгышлар һәм дустанә атмосфера белән хәтердә калыр дип ышанам», - диелгән Мәскәү мэры Сергей Собянинның сәламләү сүзендә.
Үз чиратында, Виталий Сучков Мәскәү белән Татарстан арасында көннән-көн ныгып баручы яхшы, эшлекле элемтәләр урнашуын билгеләп үтте. «Безнең иң катлаулы проектларны уңышлы хәл итү өчен потенциал тупланды», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән Мәскәүдәге Татарстан Республикасы көннәренә багышланган тантаналы кичәгә килгән һәм күпмилләтле Татарстан республикасының мәдәнияте белән кызыксынган һәркемгә рәхмәтен белдерде.
«Республиканы Россия башкаласында тәкъдим итү безнең өчен зур дәрәҗә. Биредә татарлар да, республикага битараф булмаган башка милләт вәкилләре дә бар. Форсаттан файдаланып, мин сезгә уңай мөнәсәбәтегез өчен зур рәхмәт әйтергә телим. Мәскәү – безнең илебез башкаласы һәм, әлбәттә, Мәскәү – безнең стратегик партнерыбыз, безнең товар әйләнеше 78 млрд сумнан артып китә. Күп кенә кызыклы проектларга без Мәскәүдә өйрәнәбез, шактый проектларны бергә алып барабыз. Сергей Собянинга һәм аның командасына рәхмәт әйтәсем килә - без һәрвакыт аңлашып эшлибез. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек телим, башкалабыз Мәскәү уңышларына һәрвакыт шулай бергәләп шатланырга язсын», – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук алдынгы ватандашларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен (Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы халык артисты», «Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе» исемнәре, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары) тапшырды.
Кунаклар арасында Австрия, Нидерланд, Израиль, Финляндия, Польша, Төркия, Бахрейн, Мисыр, Ирак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләрнең вәкилләре, шул исәптән, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, бар иде.
Концерт программасында Татарстанның атказанган артистлары Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, Мәликә Разакова, Марсель Вәгыйзов, Россиянең Зур театры солисты Марат Гали һәм аның хатыны – Россиянең атказанган артисты Ольга Гурякова, яшь талантлы башкаручылар – Рузил Гатин, Илүсә Хуҗина, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Минһаҗева, Илнар Миранов һәм башкалар катнашты.
Бию номерлары белән танылган Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. «Яңа музыка» камера оркестры уйнады.
Кичәне Ләйсән Дусаева һәм Ришат Әхмәдуллин алып бардылар.
Музыка йорты фойесында фотозона оештырылган иде һәм теләгән һәркем Камал театры артистлары белән фотога төште.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кабул итү булды. Тантаналы кичәгә РФ Президенты Администрациясе, РФ Хөкүмәте һәм Мәскәү мэриясе, министрлык һәм ведомство вәкилләре, Татарстан һәм Башкортостаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары, республиканың эшлекле партнерлары, Мәскәүдә оештырылган «Татарстан якташлыгы» әгъзалары, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган һөнәри кызыксыну буенча клуб әгъзалары чакырылган иде.
Бүген «Коломенское» музей-тыюлыгында «Сабантуй» гомумшәһәр бәйрәме узды.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы белән Мәскәү арасында барлык өлкәләрдә дә конструктив элемтәләр урнаштырылган - алар үсешенә 2011 елда имзаланган Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешү ярдәм итә.
Мәскәүдә татар шагыйре Габдулла Тукайга (2011 елның 26 апрелендә урнаштырылган) һәм Муса Җәлилгә (2012 елның 24 августында ачылган) һәйкәлләр бар.
ТР Президентының һәм Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде