2019 елның 6,7 июль көннәрендә күренекле драматург Туфан Миннуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары узачак

2019 елның 5 июле, җомга

Драматург истәлегенә  багышланган семинар 2017 елда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Д.Х.Салихов инициативасы белән гамәлгә куелган. Уздыру урыны –Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылы. Биредә, Ашыт елгасы буенда, Туфан Миңнуллинның кечкенә генә җәйге йорт  бар,  драматург аны гомеренең соңгы елларында  салдырган булган.

Быелгы семинарда катнашу өчен  Татарстан, Башкортстан, Мари-Эл, Удмуртия республикаларыннан утыздан артык  драматург, режиссер, театр белгечләре теркәлгән.  Уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр саны 15кә якын. Чит тәбәкләрдән килүче кунаклар арасында Удмуртия Республикасы Язучылар берлеге рәисе ПетрЗахаров; Мари-Эл республикасыннан драматург, журналист,  танылган спортчы һәм җиңел атлетика буенча   Европа чемпионатлары призеры Ипполит Лобанов; Башкортостаннан күренекле шагыйрә һәм язучы Халисә Мөдәррисова, драматург Флюр Галимов, язучы һәм журналист Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова бар.

Татарстаннан семинарда драматурглар Рабит Батулла,  Данил Салихов, Борис Вайнер,  Ркаил Зәйдулла, Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди,  Хәбир Ибраһим,  Айгөл Әхмәтгалиева, Зөләйха Минһаҗева, Булат Сәләхов, Равил Сабыр, Альберт Гаделшин, Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон, Раушан Шәриф, Искәндәр Сираҗи, Салават Юзеев, Камил Кәримов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәмидуллина,  Энҗе Гыйззәтова һ.б. катнаша.

Туфан Миңнуллин исемендәге  II  Бөтенроссия драматурглар семинарының тантаналы ачылышы 6 июльдә 10.00 сәгатьтә була.

Ябылу тантанасы - 7 июльдә 17.00 сәгатьтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International