Минтимер Шәймиев Илгиз Мәҗитов хөрмәтенә истәлек тактасын ачу тантанасында катнашты

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җырчы, композитор, режиссер, педагог, профессор, ТР Концерт эшлеклеләре берлеге рәисе,  РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены кавалеры  Илгиз Габидулла улы Мәҗитов хөрмәтенә истәлек тактасын ачу тантанасында катнашты.

интернетта фотоларга сылтама https://cloud.mail.ru/public/2MG2/2nctLa5J3 
зур фотоларга сылтама  https://cloud.mail.ru/public/EtAw/vPDCbupas

Истәлек тактасы Илгиз Мәҗитов яшәгән Кече Кызыл урамындагы  йорт фасадына урнаштырылды. Проектның авторы – Казан скульпторы Фәнил Вәлиуллин.

Тантана башланыр алдыннан Илгиз Мәҗитовның Илһам Шакиров башкаруындагы “Очып кайтам” җыры язмасы  яңгырады.

Беренче сүз ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бирелде. Ул соңгы вакытта Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләренә истәлек тактасы куюның матур гадәткә кереп баруын билгеләп үтте. “Илгиз Мәҗитов – бөек шәхес, киңкырлы иҗади талант иясе, бөтен көчен һәм  күңелен сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә биргән кеше. Ул гомере буе сәнгать өлкәсендә хезмәт куйды, талантлы яшь артистларга ярдәм итте, шул рәвешле  милли мәдәниятебез үсешенә зур өлеш керткән иҗади шәхесләр тәрбияләде.  Бу безнең барыбыз өчен дә бик яхшы үрнәк. Ул мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырды, аның иҗаты - татар халкының  бәяләп бетергесез кыйммәтле мирасы”,- диде ул.

Илгиз Мәҗитов язмасындагы  “Туган җиремә” җыры яңгыраганда тантананың мәртәбәле  кунаклары  мемориаль тактадан тукыманы салдырып, аңа чәчәкләр куйды.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты. Чарага композиторның күпсанлы хезмәттәшләре, җырчылар, артистлар, музыкантлар, күренекле мәдәният эшлеклеләре, иҗади интеллигенция һәм җәмәгатьчелек  вәкилләре килгән иде: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, җырчы Эмиль Җәләлетдинов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нүрия Һашимова, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, җырчы Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзерахманов чыгыш ясады.

Илгиз Мәҗитовның хатыны – Галина Мәҗитова - үзенең чыгышында истәлек тактасын куюда ярдәм иткәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.

Белешмә өчен: Илгиз Габидулла улы Мәҗитов - җырчы, композитор, режиссер, педагог, профессор, Татарстан Республикасы Концерт эшлеклеләре берлеге рәисе, ТАССРның (1978) һәм РСФСРның (1983) атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены кавалеры (1987). Казанда туган, мәктәпне тәмамлаганнан соң, төзелеш институтына укырга керә, Казан дәүләт консерваториясендә, А.Луначарский исемендәге Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) укый . 1973-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш режиссеры булып эшли,  1975-1992 елларда - Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.

1991 елда Илгиз Мәҗитов Татарстанның Концерт эшлеклеләре берлеген оештырып, аның алыштыргысыз рәисе була. Күп еллар дәвамында режиссер Илгиз Мәҗитов  хөкүмәт дәрәҗәсендәге бәйрәм, юбилей, тантаналы концертлар һәм тамашалар куя. И. Мәҗитов шулай ук «Йолдызлар һәм йолдызчыклар» Бөтенроссия татар җырын яшь башкаручыларның конкурсына нигез сала. Илгиз Мәҗитовның иҗат эшчәнлегендә композитор эшчәнлеге аерым урын алып тора. Аның тарафыннан язылган җырлар татар сәнгатенең алтын фондына кергән. «Урман юлы», «Их, дускаем, кил әле!», «Ак каеннар шаулый», «Алтын аланда», «Көнче күбәләк», «Яшьлек урамы», «Гомер уза», «Көзге җилләр», «Очып кайтам», «Яшьлегемнең алтын көннәре» җырлары республикадан читтә дә киң таныла, чын халык көйләренә әйләнә. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International