Казан сәүдәгәре коллекциясе бер гасырдан соң туган якларына әйләнеп кайта

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бу тарихи вакыйгага багышланган очрашу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узды. 

Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Финляндия Милли музее генераль директоры Элина Антилла, Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы сәүдә вәкиллеге каршындагы  Татарстан Республикасы Сәүдә-икътисадый вәкиллеге җитәкчесе Альбина Рәхимуллина, «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, стратегик планлаштыру һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Алия Якупова катнашты.

Яклар Татарстанда Казан сәүдәгәре В. И. Заусайлов коллекциясенең күргәзмәсен оештыру турында сөйләштеләр. 1910-15 елларда ул археолог А.М. Тальгрен тарафыннан Финляндиягә чыгарыла һәм йөз елдан артык бу илнең Милли музее запастникларында саклана. Коллекциядә 11 меңнән артык предмет исәпләнә. Уникаль экспонатларны Василий Иванович Заусайлов (1845 – 1913) 30 елдан артык туплап килгән. Ул үзе казу эшләрендә катнашкан, күп әйберләрне  сатып та алган. Коллекцияне  бөтен килеш саклап калу өмете белән, коллекционер-энтузиаст үзе күп еллар буе әгъзасы булып торган Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә тупланманы  сатып алу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, шәһәр музее да, университет та, фәнни җәмгыять тә аны акча булмау сәбәпле сатып ала алмаган. 1909 елда А. М. Тальгрен коллекциянең экспонатлар исемлеге белән таныша һәм аны Финляндиянең Милли музеена тәкъдим итә, шулай итеп,  Заусайлов тупланмасының төп өлешен Музей сатып та ала.

Төбәгебездәге  матди мәдәниятнең мең еллык тарихын чагылдырган әлеге бай мирас белән казанлылар һәм башкала кунаклары киләсе елда таныша алачак. Әмма коллекцияне беренчеләрдән булып Мәскәү һәм Татарстан тарихчылары һәм археологлары күрә һәм аңа бәя бирә алачак. Финляндиядә Урал һәм Идел буе археология мирасын өйрәнү буенча махсуслашкан экспертлар юк, шуңа күрә безнең белгечләр тиздән Финляндиягә юл тотачак.

Финляндия Милли музее җитәкчелеге белән уртак күргәзмәләр үткәрүдә ярдәм итү, Урал һәм Идел буе тарихы буенча материаллар өйрәнү һәм бастырып чыгару буенча килешүләр әлеге уникаль коллекцияне Россиядә һәм Татарстанда күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Белешмә өчен: Финляндия Милли музее (Хельсинки шәһәре, Финляндия)

Финляндиянең Милли музеенда илнең тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләүче экспонатлар коллекциясе тупланган. Музей фондын Финляндиянең милли байлыгы дип атарга мөмкин. Барлык коллекция тематик блоклар буенча бүленгән һәм төрле залларда күрсәтелә.

Иң зур бүлек — тарихи. Ул Финляндия территориясендә табылган археологик кыйммәтләргә багышланган. Биредә төрле чор һәм мәдәниятләрнең уникаль артефактлары — керамика, көнкүреш предметлары, бизәнү әйберләре, корал һәм башкалар җыелган.

«Хәзинәләр» экспозициясе медальләр, тәңкә, зәркән эшләнмәләре һәм бизәлгән корал коллекцияләрен күрсәтә.

Милли музейның тагын берничә бүлеге фин мәдәнияте һәм җәмгыять үсешенең урта гасырлар чорыннан алып хәзерге вакытка кадәр тарихы турында мәгълүмат саклыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International