Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре игътибарына!

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

4 июльдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Ольга Скепнер белән Кремльдә JAZZ» фестиваленең 13 нче сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе була. Казан Кремлендә джаз кичәләре 11 июльдән 22 августка кадәр атна саен үткәреләчәк. Фестиваль афишасында - 7 концерт, анда Россия, Германия, АКШ музыкантлары һәм коллективлары катнашачак.

Фестивальнең үзенчәлекләре һәм яңа сезон программасы турында матбугат конференциясе спикерлары сөйләячәк:

  • Әюпова Ирада Хафизҗан кызы – Татарстан Республикасы мәдәният министры
  • Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы – «Казан Кремле» дәүләт тарихи- архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры        
  • Скепнер Ольга Викторовна - фестивальнең авторы һәм музыкаль директоры

Журналистларны аккредитацияләү электрон почта аша алып барыла: liana2508@inbox.ru (Лиана Абзалова, 89372850121).

Хатта массакүләм мәгълүмат чарасын, журналистның исемен, туган көнен һәм телефон номерын күрсәтүегезне сорыйбыз.

Вакыты: 4 июль, 14.00

Урыны: ТР, Казан шәһ., Пушкин ур., 66 йорт, 4 кат (конференц-зал)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International