67нче яшендә режиссер, архитектор, Россия Федерациясенең Кинематографистлар берлеге әгъзасы Әнвәр Габдрахманов вафат булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Әнвәр Габдрахмановның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Әнвәр Габдрахманов 1953 елның 18 апрелендә Кабардин-Балкар АССР Терек шәһәрендә туа. 1960 елда әти-әнисе белән Казанга күчеп килә, урта белемне ул биредә ала. Балачактан рәсем, музыка һәм фотосүрәтләр белән мавыга һәм инде бу яшьтә үк аның иҗади сәләте булуы күренә. 1967 елда, талантлы оста һәм педагог Камил Хәсән улы Тахтеев җитәкчелегендәге фототүгәрәктә шөгыльләнеп, укучылар арасында үткәрелгән республика фоторәсемнәр конкурсында беренче урын ала. 1970 елда Әнвәр Габдрахманов Казан инженер-төзелеш институтына архитектура факультетының көндезге бүлегенә укырга керә. 1975 елдан башлап скульптор Илдар Ханов янында архитектор һәм рәссам булып эшли. Шул ук вакытта Казан кинохроника студиясендә танылган кинодокументалист Валентин Кузьмин янәшәсендә оператор ярдәмчесе булып эшли. Биредә ул 1977 елда документаль фильм операторы буларак үзенең беренче «Хореографическое училище» дип аталган сюжетын төшерә. 1979 елда Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтында операторлык факультетының көндезге бүлегендә Ленин премиясе лауреаты В. В. Монаховның остаханәсендә укуын дәвам итә. ВГИКны тәмамлаганнан соң, Казан кинохроника студиясенә кайта. Тәҗрибәле режиссер һәм оператор булып танылган елларда «Таң» киновидеостудиясен җитәкли башлый.
Әнвәр Габдрахманов - Казан һәм Татарстан Республикасының танылган кешеләренә багышланган документаль фильмнар авторы. Аның геройлары - сәясәтчеләр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре. Үз картиналарының күбесендә ул бер үк вакытта сценарист, режиссер, оператор һәм продюсер була.
Югары осталык һәм намуслы хезмәте өчен Әнвәр Габдрахмановка Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте өчен» Мактау грамотасы (2001 ел), «Россиянең мактаулы кинематографисты» күкрәк билгесе (2003 ел), «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме (2013 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2006 ел) тапшырылды. Әнвәр Габдрахманов - милли мәдәниятләр турындагы документаль кинога багышланган «Евразия калейдоскобы» халыкара фестиваль-конкурсы лауреаты (2008), иң яхшы режиссерлык эше (2007, 2008), иң яхшы оператор эше өчен дипломнар иясе (2007).
Фильмография:
Кинодокументалистның соңгы эше М. Девятаевка багышланган «Крылатая Казан» фильмы булды.