Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озатып йөрде.

Островский урамындагы Шәриф Камал музее 1950 елда ачылган булган. 19 гасырда төзелгән ике катлы бу йортта татар әдәбияты классигы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камал 1928 елдан 1942 елга кадәр яшәгән. Монда ул татар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләрен иҗат иткән. Язучының фатиры 20нче йөз татар зыялыларының җыелып аралашу  урыны булган. Шәриф Камалга Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатыйх Кәрим, Салих Сәйдәшев һәм башка бик күпләр кунакка килгән.

Музей быел реконструкциядән соң Татар китабы йорты буларак ачылды. Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камалның мемориаль фатирын карап чыкты, «Татар китабы тарихы: пергаменттан цифрга кадәр» һәм «Күренекле татар китаплары» экспозицияләре белән танышты, китапханәдә, медиаүзәктә, китап кибетендә һәм балалар өчен уен бүлмәсендә булды.  

Татарстан Президентына татар китабы тарихы турында сөйләделәр, төрле чорларның  кулъязма һәм басма китапларын күрсәттеләр. Аерым алганда,  экспозициягә 17-19 гасыр кулъязма китаплары, 19 гасыр  басма китаплары, татар язучыларының һәм галимнәренең басмалары, иске фотографияләр, плакатлар, типография җайланмалары куелган.

Үзәктә вакытта Рөстәм Миңнеханов язучылар белән очрашты. Әңгәмә барышында татар халкының бай әдәби мирасын саклап калырлык мондый объектларның кирәклеге ассызыкланды. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүген учреждениенең китап фондын тулыландырырга, шулай ук  туристларны да татар әдәбияты белән таныштыру өчен бирегә чакырырга кирәк.   

Белешмә өчен:

Объектта ремонт-торгызу эшләре 2017 елда башланды. «Главинвестстрой РТ» заказчы булды. Проект нигезендә фасад, түбә һәм интерьерны комплекслы реставрацияләү эшләре башкарылган. Алар нәтиҗәсендә һәйкәлнең концептуаль архитектура йөзе 20 гасыр башындагы архив фотографиясе нигезендәге тарихи дөреслеккә туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International