Лениногорскида кино күрсәтүне гамәлгә ашыручы муниципаль кино учреждениеләре һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре белән «Татаркино» ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең республика киңәшмәсе узды.
Чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Стратегик планлаштыру һәм фаразлау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Лия Гыйльметдинова, Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова катнашты.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов сүзләренә караганда, 2016 елда Лениногорск Мәдәният сарае кинозалын модернизацияләүгә кино фондыннан бүлеп бирелгән субсидия район территориясендә фильмнар күрсәтү һәм прокатка бирү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек биргән.
«Лениногорск районы республикада беренчеләрдән булып кинозал булдыру һәм кино күрсәтү җиһазлары өчен грант алды. Шунысы куанычлы, бүген алар кино күрсәтүне оештыру һәм кино чаралары үткәрү өлкәсендә халык белән уңышлы эшләү үрнәге булып тора», - дип өстәде Лия Гыйльметдинова, ул Кино фондының муниципаль кинозалларны модернизацияләүгә субсидияләр бирү өчен үткәрелгән соңгы конкурсында җиңгән Алабуга һәм Яңа Чишмә районнарын котлады. Соңрак ул мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен киноучреждение хезмәткәрләрен ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгеләре белән бүләкләде.
Миләүшә Айтуганованың чыгышы 2019 елның икенче яртыеллыгына кино тармагы алдында торган максатларга һәм бурычларга багышланган иде. «Татаркино» директоры традицион рәвештә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең кино учреждениеләре һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләрен кинематография өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Аеруча зур игътибар Татарстан Республикасында халыкның ялын оештыру һәм киновидеотамаша чаралары хезмәтләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру буенча муниципаль модель стандартына бирелде.
Киңәшмәдә шулай ук республиканың Лениногорск, Балтач, Түбән Кама, Азнакай һәм Сарман районнары киноучреждениеләре җитәкчеләре чыгышлары тыңланды. Күп кенә чыгыш ясаучылар киноучреждениеләрнең ике актуаль проблемасын аерып күрсәтте – кадрлар җитмәү һәм кино күрсәтү җайланмаларының искергән булуы.