2019 елның 29 июнендә Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында мордва (мокша) мәдәниятенең «Валда Шинясь» («Якты көн») республика бәйрәме узачак.
Аны үткәрү идеясен Тәтеш төбәге тарих музее хезмәткәрләре тәкъдим иткән булган. Алар тарафыннан “Валда шинясь” мордва мәдәнияте Республика бәйрәме” дигән грант проекты әзерләнгән иде, ул Татарстан Хөкүмәтенең финанс ярдәмен алган. Быел «Валда шинясь» бишенче тапкыр билгеләп үтеләчәк.
Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны иҗат коллективлары чыгышлары, күпсанлы интерактив һәм уен мәйданчыклары эше көтә. Программада милли уеннар, җырлар, спорт ярышлары һ.б. бар.
Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары өчен уен мәйданчыклары эшләячәк.
Чарада халык һөнәрләре һәм кәсепләре эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк, сувенир продукциясе сатылачак.
Бәйрәмдә Казан, Тәтеш, Алексеевск, Кама Тамагы, Чирмешән, Лениногорск районнарыннан, шулай ук Мордовия, Самара, Ульяновск өлкәләреннән коллективлар катнашачак.
«Валда шинясь» Республика мордва мәдәнияте бәйрәме программасы
10.00-12.00
Интерактив мәйданчыклар эше
10.00-13.00
Мәйданчыклар эше
10.00-11.00 мордва мәдәнияте республика фестивалендә катнашучылар чыгышы.
11.00-12.00 Фестивальне ачу тантанасы
12.00-13.30 Республика мордва мәдәнияте фестивалендә катнашучылар чыгышы