«Мир» кинотеатрында VIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
Фестивальнең PR-директоры Альбина Нәфыйгова Англия һәм Америка кино һәм театр актрисасы Джулия Ормондның фестивальгә килү мөмкинлеге барлыгы турында хәбәр итте.
Фестивальгә күренекле режиссер Андрей Кончаловский, актерлар Сергей Шәкүров һәм Дмитрий Певцов та килер дип көтелә.
Шулай ук актер Егор Бероев һәм Ксения Алферова белән дә сөйләшүләр алып барыла.
Конкурс программасына кергән фильмнар «Родина» кинотеатрында, конкурс программасына кермәгәннәре – «Киномакс» һәм «Киномечта»да, ретроспектива – «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International