Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. Парламентарийлар республиканың әйдәп баручы театрлары директорлары белән бергә «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турындагы» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы хакында фикер алышты. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Төп доклад белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.
Утырышны ачып, комитет рәисе Разил Вәлиев Әтнә театрының уникаль булуын билгеләп үтте, чөнки ул дәүләт статусына ия булган бердәнбер авыл театры. Өстәвенә, узган ел ул үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Утырышка кадәр комитет әгъзалары В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында да булдылар, анда театр музее эшчәнлеге белән җентекләп таныштылар.
Разил Вәлиев искәрткәнчә, 2016 елда «Театрлар һәм театр эше турындагы» республика законы кабул ителгән иде, ул театрлар эшчәнлеге мәсьәләләрен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре чикләрендә җайга салуга, сәхнә сәнгате казанышларын саклауга һәм театр эшенең динамик үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Моннан тыш, закон театр хезмәтләре мөмкинлекләрен киңәйтергә (репертуар сайлау, спектакльләрнең яңа формаларын булдыру), шулай ук театр белеменең сыйфатын күтәрүгә, шул исәптән театр белгечләре, педагоглар квалификациясен күтәрү системасын камилләштерүгә, әзерлекнең яңа юнәлешләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Комитет рәисе мондый документ илнең берничә субъектында гына эшләнелгән һәм кабул ителгәнлегенә игътибар итте.
«Без ике ел дәвамында закон эшләдек. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин карары буенча, 20ләп белгеч кергән эшче төркем төзелде. Кагыйдә буларак, Дәүләт Советы тарафыннан закон яки карар кабул ителгәннән соң, берничә елдан соң без үз контроль функцияләре нигезендә аның үтәлешен тикшерәбез», - дип аңлатты Разил Вәлиев.
Хәзерге вакытта республикада 18 дәүләт һәм муниципаль театр эшли, шулардан 5 балалар театры (3 яшь тамашачы театры һәм 2 курчак театры), 11 драма, 2 музыкаль театр, шул исәптән опера һәм балет театры бар. Даими нигездә дәүләтнеке булмаган 10 театр эшли.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында» ТР Законын тормышка ашыру барышы турында доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, карала торган Законда Татарстан Республикасы территориясендә театр эшчәнлегендәге төп мәсьәләләр билгеләнгән: театр эше өлкәсендә дәүләт сәясәте, дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре, театр сәнгатенә дәүләт ярдәмен күрсәтү, Театрлар реестры, аларның вәкаләтләре, театрларга йөрү өчен ташламалар, һөнәри иҗат хезмәткәрләрен аттестацияләү һ. б.
«Безнең республиканың театр сәнгате бүген барлык төп күрсәткечләр буенча да югары дәрәҗә күрсәтә. Бу - яңа спектакльләр саны да, йөрешне арттыру да, репертуар төрлелеге дә, гастрольләрнең киң географиясе дә, дәрәҗәле фестивальләрдә һәм премияләрдә лаеклы бүләкләр дә», – дип билгеләп үтте Ирада Әюпова. Әйтик, узган ел республиканың дәүләт һәм муниципаль театрларында 84 спектакль премьерасы булган, ә 6 ел элек бу күрсәткеч 56 иде.
Дәүләт программасы һәм театрлар турындагы закон кысаларында республика бюджетыннан театр эшчәнлеген матди-техник тәэмин итүгә, яңа театр куелышлары булдыруга, гастрольләргә һәм башка күп кенә чараларга акча бүлеп бирелә. Быел, театр елында, Татарстан бюджетыннан масштаблы чараларны гамәлгә ашыруга өстәмә рәвештә 90 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Яшь артистларның һәм аларның гаиләләренең торак шартларын яхшырту, кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә эшләү өчен яшь белгечләрне җәлеп итү, тармакның кадрлар үсеше мәсьәләләре актуаль булып кала. Утырыш барышында Теләче районы мәдәният йортының «Сердәш» халык театры режиссеры Фирдәвес Нәгыймова Татарстанда үзешчән һәм һәвәскәр театр иҗатын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләде.
Фикер алышу барышында театр директорлары театр куелышлары турында мәгълүмат һәм реклама урнаштыру, хезмәт базарында яңа һөнәр һәм белгечлек барлыкка килүгә бәйле кайбер кыенлыклар булуына игътибар итте.
Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, фикер алышу театр сәнгате алдында, шул исәптән закон дәрәҗәсендә дә хәл ителергә тиешле яңа бурычлар һәм таләпләр елдан-ел арта баруын күрсәтә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары республиканың театр сәнгате үсешенә «Кече шәһәрләр театрлары» һәм «Театр – балаларга» кебек федераль проектлар ярдәм итә, дип белдерде. 2017 елда алар кысаларында 26 яңа спектакль куелган, 2018 елда – 36. 2018 елда финанслауның гомуми күләме 45 300,9 мең сум тәшкил иткән.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча парламентарийлар Татарстан Республикасында театр эшен алга таба үстерү буенча башкарма хакимият органнарына тәкъдимнәр кабул итте.
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.