Шәһәр көне уңаеннан Г. Камал исемендәге ТДАТ өч спектакль күрсәтәчәк

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
26 августта 18.00 дә Камал театрының зур залында Илгиз Зәйниевның “Бабайлар чуагы” спектакле уйналачак. Ике пәрдәлек лирик комедиядә театрның мәшһүр артистлары – Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Наил Дунаев катнаша.
27 августта 18.00 дә Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган “Үлеп яратты” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльдә татарлардан тәүге хатын-кыз мәгърифәтчеләрнең берсе, кыз балалар өчен беренче мәдрәсәгә нигез салучы, мөселман дөньясында беренче һәм әлегә кадәр бердән-бер казыя булган, картлык көнендә НКВД төрмәсенә ябылып, җәзаларга, төрлечә кимсетүләргә дучар ителгән, атарга хөкем ителгән, әмма сынмаган-сыгылмаган Мөхлисә Бубиның фаҗигале һәм гыйбрәтле тормышы турында бәян ителә.
29 августта 19.00 дә Шәһәр көненә һәм Республика көненә багышланган спектакльләр сериясе Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән ябылачак. Камал Театрының “визит карточкасы”на, символына әверелгән бу спектакльгә тамашачы мәхәббәте һич кимеми, ул легендар статуска ия булды инде. Бу пьесада милли идеал – һәрчак яшь һәм һәрчак гүзәл ир-ат һәм хатын-кыз образлары гәүдәләнә, халыкның гыйсьяни, ирек сөючән рухы, туган җиргә олы мәхәббәт хисе чагылыш таба. Татар театры серенә төшенү өчен “Зәңгәр шәл”не вакыйгалар тезмәсе итеп кенә күрүдән узып, андагы куәтле хис дулкынына кушылырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International