Казан, Яшел Үзән шәһәрләре һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы мәдәният учреждениеләрен «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумының контроль төркеме әгъзалары тикшерде.
видеога сылтама https://yadi.sk/d/jIil_5-3sQM_Xw
интернетта фото өчен сылтама https://yadi.sk/d/o3x_4tcXo-468w
зур фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/6wRz4Jn5uoDGZg
«Мәдәният» илкүләм проектының үтәлешен контрольдә тоту төркеме кураторы, Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Кече ватан мәдәнияте» партпроектының федераль координаторы Ольга Казакова, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Яшел Үзән районының Бело-Безводный китапханәсендә, Яшел Үзән музыка театрында булдылар.
«Визит кысаларында мин биш объектта булдым, аларның икесе «Мәдәният» илкүләм проектында катнашучылар булып тора. Бу бик мөһим - «Кече ватан мәдәнияте» партпроектының юнәлешләре илкүләм проект белән аваздаш. Һәм бу бик яхшы, чөнки партия проектын гамәлгә ашырганда без илкүләм проект белән дә игътибар белән шөгыльләнә алабыз. Монда нәтиҗәләр бар инде. Әйтик, Татарстан Дәүләт Думасының депутатлар корпусы вәкилләре күптән түгел генә ил Президенты йөкләмәсен үтәү кысаларында Чаллы драма театры буенча уңышлы эшләде. Әйе, бу республика буенча иң зур чыгымлы объект булачак, аңа ике ел эчендә 650 млн. сум тирәсе акча юнәлдереләчәк. Әмма бу үзен аклаячак. Өстәвенә, Чаллыда партиянең җирле бүлеге секретаре, шәһәр мэрыннан да ярдәм бар. Чаллы курчак театрына да булышлык күрсәтеләчәк, ул киләсе елда бинасын ремонтлау өчен 22 млн сум акча алачак», - дип билгеләп үтте спикер.
Турыдан-туры элемтәдә булган Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев шунда ук барлык эшләр дә тиешле вакытта һәм сыйфатлы башкарылачагын ышандырды.
Ольга Казакова 2020, 2022, 2024 елларда балалар музыка мәктәпләрен һәм сәнгать мәктәпләрен уен кораллары белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.
«Татарстанда егерме сәнгать мәктәбе ел саен әлеге максатларга 60 млн сум акча алачак. Кешеләр илкүләм проектның реаль нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген үзләре сизәчәк. Өстәвенә, теләсә кайсы ата - ана өчен баласының яңа яхшы инструментта уйнавы сөенечле, ә бу яшь музыкантның үзе өчен нинди ләззәт һәм шатлык булачак», - дип ассызыклады Казакова.
Моннан тыш, илкүләм проект кысаларында быел ук өч мәдәният йорты төзелеше өчен федераль акчалар алыначак. Аерым алганда, Алексеевск муниципаль районының Биләр авылында, Әлмәт муниципаль районының Миңлебай авылында һәм Минзәлә муниципаль районының Югары Тәкермән авылында ояң объектлар сафка басачак.
Моннан тыш, Ольга Казакова Татарстаннан проектка ике китапханә кертелүе турында да сөйләде. Шуларның берсе - Яшел Үзән районының Бело-Безводный китапханәсендә ул визиты кысаларында булды.
«Илкүләм проект кысаларында китапханәне модельле итеп үзгәртеп кору үткәреләчәк. Анда әлегә буш бүлмә. Әмма ярты елдан биредә илдә беренче модель китапханә барлыкка киләчәк. Ул, һичшиксез, җирле халык өчен зур мәдәни активлык урынына әйләнәчәк. Китапханәнең шушы яңа форматын эшләү 5 млн сумга төшәчәк. Шунысы мөһим – бу грант программасы, бүгенге көндә аны Татарстанда ике китапханә отты, ә киләсе елда аңа тагын 10 китапханә эләгергә мөмкин. Китапханәләргә катнашырга ярдәм итәргә кирәк, чөнки кайвакыт аларга бары тик консультация генә кирәк булып чыга», - дип билгеләп үтте Ольга Казакова.
Үзенең хисапында ул Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының, мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча барлык башка дәүләт программалары кебек үк, уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Ул ТР Мәдәният министрлыгына һәм ТР Дәүләт Советына уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.