Төрки киносы фестивале кунаклары: «Татарстанның безнең илләр дуслыгына керткән өлеше бик зур»

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Кичә Казанда төрки киносының II Халыкара фестивале үз эшен төгәлләде, ул Татарстан башкаласында 21-23 июньдә узды. Өч көн эчендә башкала халкы һәм кунаклына Төркия, Кыргызстан, Казахстан, Россия, Әзербайҗан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан кебек илләрдән 13 фильм күрсәтелде. Фестиваль көннәрендә киноларны 2 меңнән артык тамашачы карады.

Кинофорум старт алган көнне узган матбугат конференциясендә төрки киносын алга этәрүдә һәм Татарстанның  кино төшерү эшен  үстерүдәге стратегик мөһим адымнар аталды.

Төркмән режиссеры, Төрки дөнья кинематографистлар ассоциациясе координаторы һәм рәисе Ходжакули Нарлиев сүзләренә караганда, дөньяның төрки халыкларын берләштерүче мондый фестивальне булдыруга төп сәбәп булып милли кинематографны торгызу теләге тора.

«Элек һәр республиканың үз киномәктәпләре бар иде. Без кинематографиягә кешелек кыйммәтен генә түгел, киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен үткәнебезне дә кире кайтара алабыз. Ә фестивальнең максатларына килгәндә, без  тугандаш республикаларыбыз  тарафыннан төшерелгән  киноларның  үз  территориясеннән ераккарак  җибәрелмәгәнлеген әйтә алабыз. Ә бу Халыкара фестиваль - үз эшләреңне күрсәтү генә түгел, күршеләренең, тугандаш төрки халыкларның уңышлары белән танышу өчен дә уникаль мөмкинлек», - дип билгеләп үтте Нарлиев.

Шулай ук журналистларга Татарстанның Үзбәкстан  һәм Төркия белән кинопродукция проектлары турында сөйләделәр. Шуларның берсе – Зифа Кадыйрова әсәрләре буенча төшерелгән «Сөмбел» тулы метражлы уен фильмы, аны төшерү эшләре Бохарада  һәм Татарстанның бер районында үткәреләчәк. Икенчесе - Төркиянең Османия авылында төшерелергә планлаштырылган  «Сафа белән  Сажидә» фильмы, бүген Төркия ягы кино төшерүне оештыру өчен партнерлар эзли.

Кинофорумның эшлекле мәйданчыгы кысаларында нәтиҗәле эш башкарылды. Фестиваль кунаклары ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында төрки кинематографының актуаль проблемалары, аерым алганда, фильмнарны алга этәрү һәм прокатка бирү, шулай ук кино җитештерүнең уртак проблемалары турында фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда кинематографны үстерүгә зур игътибар бирелә, ә төрки киносы фестивале төрки халыкларның мәдәниятен һәм әхлакый кыйммәтләрен алга этәрү  мөмкинлеге бирә.

«Без киләчәк буыннар өчен халкыбызның рухи һәм мәдәни байлыгын сакларга һәм тапшырырга тиеш. Бу яктан караганда, кино сәнгате глобаль бурычларны хәл итә – үз ата – бабалары традицияләре белән таныш булган  белемле мәдәни кеше тәрбияли», – дип ассызыклады Татарстан парламенты җитәкчесе һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк, бу - милли кинематографка “аягына ныклап  басарга” мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Төрки кино үсеше һәм аны алга этәрү буенча үз фикерләре белән уртаклашты. «Без үткәргән фестивальләрнең барысы да бер бурычны күздә тота -профессиональ коммуникация булдыру. Бүген без локальләшү шартларында тәҗрибә уртаклаша алмыйбыз. Сезнең игътибарны өч төп аспектка юнәлтергә теләр идем:  прокат, кинофестивальләр һәм телевидение ярдәмендә кино күрсәтү эшен киңәйтү, конкурентлыкка сәләтле продукт булдыру өчен бик перспективалы булган копродюсирование; урыннарда кадрлар әзерләү, студентлар алмашу буенча уртак проектлар әзерләү. Фестиваль безнең халыкларның мәдәниятен үзара баетырга тиешле  уртак проектларда дәвам итәр дип ышанам», - дип билгеләп үтте министр.

***

Төрки киносының II Халыкара фестивале 2018 елда төрки дөнья киносы Ассоциациясе тарафыннан төрки илләр кинематографының иң яхшы казанышларын күрсәтү һәм көнбатыш киноиндустриясенә бәйле булмаган Евразия киңлеге өчен фильмнар базарын үстерү максатыннан оештырылган. Фестивальнең старт алу урыны - Казан; алга таба ул киң аудиторияне колачлау өчен илдән илгә  "күчеп" барачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International