VIII халыкара мөселман кинофестивалендә катнашучылар белән матбугат конференциясе «Мир» кинотеатрында узачак

2012 елның 14 августы, сишәмбе
Фестиваль фильмнары программасы төзелде. Сайлап алу комиссиясе хөкеменә дөньяның 55 иленнән 300 фильм тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә 20 илдән 40 фильм сайлап алынды. Фестиваль киногеографиясенә Һиндстан, Төркия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Финляндия, Польша, Бахрейн, Венесуэла, Занзибар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия, Татарстан һ.б. керә. Сицилия, Йемен һәм Монтенегро быел фестивальдә беренче тапкыр катнашты.
Фестиваль программасына Казаннан өч эш (Фәрит Дәүләтшинның “Эт” дип аталган тулы метражлы нәфис фильмы, Илдар Ягәфәровның “Югалган” дигән кыска метражлы нәфис фильмы, Сергей Яковлевның “Проломнаядагы даруханә” дигән кыска метражлы документаль фильмы) кертелде. 15 августта 11.00 дә «Мир» кинотеатрында булачак матбугат конференциясендә режиссерлар Фәрит Дәүләтшин, Илдар Ягәфәров, “Манара” гомумроссия фәнни-дини журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Галимнәр шурасы рәисе, Россия ислам университеты проректоры һәм фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Рөстәм Батров катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International