Казанда II Халыкара төрки кино фестивале ачылды.
Фото (web) https://yadi.sk/d/0Orq51MES07OGA
Фото (full) https://yadi.sk/d/mgrrQhXPpYr14Q
Видео https://yadi.sk/i/i0MlJRsszunB3g
«Татарстанда төрки дөнья илләре белән мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирелә — бу мәдәният өлкәсендә иң перспектив бурычларның берсе. Мондый мөнәсәбәтләр үсешенә уртак чаралар һәм, барыннан да элек, төрки кино фестивале ярдәм итә», — дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Мир» кинотеатрында узган икенче төрки илләр киносы форумының ачылышында.
Фестивальдә Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төрекмәнстан һәм Таҗикстаннан кинематографистлар катнаша.
«Татарстан җитәкчелегенә, Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» җитәкчелегенә безнең башлангычлар өчен уңай шартлар тудыруыгыз өчен зур рәхмәт. Сездән башка бу хәрәкәт бөтенләй дә башланмас иде», - диде Төрки дөнья кино Ассоциациясе президенты, кинорежиссер, сценарист, Төрекмәнстан ССР халык артисты, «НИКА» Россия кинематография сәнгате академиясе президиумы әгъзасы Ходжакули Нарлиев.
«Татаркино» директоры, форум координаторы Миләүшә Айтуганова аныклап узганча, «фестиваль Казан белән генә чикләнми – ул ел әйләнәсендә төрки дөнья дәүләтләре буенча» күчеп барачак.
Фестиваль программасына кинематографистлар тарафыннан соңгы елларда иҗат ителгән иң яхшы эшләр кергән. Кинофестивальдә Россияне Татарстан, Башкортстан, Якутия һәм Хакасия фильмнары тәкъдим итә. Фестиваль 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Фильмнар «Мир» кинотеатрында узачак, иҗади очрашулар Халыклар дуслыгы йортында оештырыла. Керү ирекле.