23 июньдә Лениногорск муниципаль районының Мордва Кармалкасы авылында «Балтай» мордва мәдәнияте республика бәйрәме узачак.
«Балтай» - мордва халкының иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Аңа Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән, Лениногорск муниципаль районнарыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән мордва фольклор коллективлары киләчәк.
Безнең республикада Мордва Кармалкасы авылы халкы ата-бабаларыбызның традицияләрен саклап, ел саен беренче якшәмбедә, Изге Троицадан соң, «Балтай» бәйрәмен билгеләп үтә. Аның нигезендә урман хуҗасы – аюны хөрмәтләү чаралары уза.
ПРОГРАММА
8.30-9.30 Мордва Кармалкасы авылы мәдәният йортында чарада катнашучыларны һәм кунакларны каршы алу һәм теркәү
9.30-10.00 урман аланына бару
10.00-10.10 килгән кунакларны ипи-тоз белән каршы алу
10.10-10.30 милли ашларга дегустация
10.30-10.55 бәйрәмне тантаналы ачу
11.00-11.55 иҗат коллективлары чыгышлары
12.00-12.45 аюны киендерү йоласы
12.45-15.00 аю белән авыл урамнары буйлап йөрү
16.00 бәйрәмдә катнашучыларны озату