21 - 23 июнь көннәрендә Казанда II Халыкара төрки киносы фестивале узачак

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Форум төрки дөнья киносы Ассоциациясе тарафыннан төрки илләр кинематографының иң яхшы казанышларын күрсәтү һәм көнбатыш киноиндустриясенә бәйле булмаган Евразия киңлеге өчен фильмнар базарын үстерү максатыннан оештырылган. Фестивальнең старт алу урыны - Казан; алга таба ул киң аудиторияне колачлау өчен илдән илгә  "күчеп" барачак.

Казандагы кинофорумда дөньяның 8 иленнән (Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Таҗикстан) әйдәп баручы кинематографистлар катнашачак.

Программа 20 июньдә «Мир» кинотеатрында старт ала (Достоевский ур., 30). Халыкара төрки киносы фестивале 21 июнь көнне 12.00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында ачыла. Чарага Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садык Доган һәм Казахстанның Казандагы консулы Рабига Сәйфулмәликова киләчәк.

22 июньдә ТР Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57) ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында түгәрәк өстәл узачак.

Ябылу тантанасы 23 июнь көнне 16.00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында узачак.

Шунда ук фестиваль программасы фильмнары күрсәтеләчәк. Чарага керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: 238-25-24,  tatarkino.ru, kinoteatr-mir.ru  сайтлары.

II ХАЛЫКАРА ТӨРКИ КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ

20 июнь   

14:00-15: 45 «Мумие» фильмы (Хакасия), 105 мин

15:50-17:25 «Песнь древа» фильмы (Кыргызстан), 93 мин

17:30-19:20 «Хаос» фильмы (Төркия), 111 мин

21 июнь   

11:00-11:55  Фестиваль кунаклары белән матбугат конференциясе

12:00-12:45   Фестивальне ачу тантанасы

13:00-14:40 «Яйцо» фильмы (Төркия), 93 мин

14:45-16:10 «Урок» фильмы (Әзербайҗан), 83 мин

16:10-16:40  «Урок»  фильмы вәкилләре белән иҗади очрашу

16:45-18:00 «Инсаф» фильмы (Татарстан), 74 мин

18:00-18:30 «Инсаф» фильмы вәкилләре белән иҗади очрашу

20:30-21:45 «Инсаф» фильмы (Татарстан), 74 мин (Кабан күле яр буенда күрсәтелә)

22 июнь   

10:00-13:00  Халыклар дуслыгы йортында түгәрәк өстәл  (Павлюхин ур., 57)

14:00–15:20 «Ак көн» фильмы (Якутия), 80 мин

15:25–17:00 «Голос матери» фильмы (Төрекмәнстан), 92 мин

17:00-17:30  Режиссер Ходжакули Нарлиев белән иҗади очрашу

17:35-19:30 «Жат» фильмы (Казахстан), 113 мин

19:30-20:00 «Жат» фильмы вәкилләре белән иҗади очрашу

20:05-21:50  «Молоко» фильмы (Төркия), 102 мин

23 июнь   

14:00-15:35 «Ловец ветра» фильмы (Башкортстан), 92 мин

15:35-16:05 «Ловец ветра» фильмы вәкилләре белән иҗади очрашу

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International