20 июньдә «Республика балалар китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә «Китап укучылар белән бергә 100 ел!» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узачак, ул Татарстан Республикасы балалар китапханәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган.
Китапханәнең даими укучыларын мавыктыргыч программа көтә:
яраткан әкият геройлары белән уеннар һәм күңел ачулар;
иң яхшы китап укучыларны бүләкләү;
призлар һәм бүләкләр.
Программада:
10:00-13:00 - Китапханә бульвары
Республика балалар китапханәсендә балалар өчен бәйрәм территориясе оештырыла.
Балалар өчен берничә мәйданчык ачылачак:
13:00 – «Китап укучылар белән бергә 100 ел!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша
Республика балалар китапханәсенең уку залында әкият геройлары белән театральләштерелгән әдәби-музыкаль тамаша узачак, аның кысаларында китапханәнең иң яхшы китап укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Моннан тыш, чарада катнашучыларны китапханәнең партнерлары һәм дуслары, шулай ук аның китап укучыларыннан котлаулар көтә.
15:00 – флешмоб
Китапханә укучылары, чарада катнашучылар һәм теләге булган һәркем флешмобта катнашу һәм күккә шарлар очыру өчен Республика балалар китапханәсе каршындагы мәйданга җыелачак.
«Республика балалар китапханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе
Адресы: Х. Ямашев пр., 81
Тел: 8 (843)521-18-40
Эл. почта: mk.rdb@tatar.ru
Сайт: www.rdb.tatar