Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасында булды.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар бар иде.
Кытай Халык Республикасына килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән рәсми очрашуы булды. Анда Россиянең Шэньян шәһәрендәге Генераль консулы Сергей Черненко, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Хэйлунцзян провинциясе әгъзалары катнашты.
«Без Кытай белән хәзерге вакыттагы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез һәм Россия-Кытай дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлтелгән багъланышларны киңәйтүгә зур игътибар бирәбез. Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин төбәкләр дәрәҗәсендәге хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Быелгы һәм киләсе еллар Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде. Бу төбәкләр һәм муниципаль берәмлекләр арасында элемтәләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында һәм дәвам итте: «Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Бездә даими делегацияләр алмашу бара. Мин елга берничә тапкыр Кытайда булам. Узган ел 6 провинциядә булдым: Чжэцзян, Фуцзянь, Шанхай, Шаньдунь, Тяньцзинь, Гуандун. Безнең республиканың Кытай провинцияләре белән 7 килешүе һәм муниципаль берәмлекләр арасында 14 килешү имзаланды. Без Шаньдун, Сычуань, Хунань, Аньха, Чжэцзян, Чунцион һәм, әлбәттә, Хэйлунцзян провинцияләре белән хезмәттәшлек итәбез».
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хэйлунцзян провинциясе Губернаторы Ван Вэньтао «Татарстан - Хэйлунцзян» эшлекле форумы эшендә катнашты.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай ягына Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм визит барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар һәм уртак проектлар турында килешерләр дигән ышанычын белдерде: «Бүген безнең Россия белән Кытай арасында элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән Татарстан-Кытай мөнәсәбәтләренең торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек бар. Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирә. Безнең илләрнең хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча зур көч куя», - дип билгеләп үтте ул.
Харбиндагы VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чаралары кысаларында үткәрелгән Татарстан Республикасы көннәре Дәүләт симфония оркестры концерты белән тәмамланды.
Харбиндагы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао ачып җибәрде. Президент барлык татарстанлылар исеменнән кунакчыл Кытай халкына иминлек һәм уңышлар теләде: «Бүген без сезгә татар халкы һәм илебез мәдәнияте үрнәкләрен күрсәтәчәкбез. Бу кичә сезнең истә озак сакланыр һәм безнең халыкларны бәйләп торучы тагын бер җеп булыр дип ышанабыз. Хезмәттәшлек үсеше Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам. Бу бәйрәмдә катнашуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм һәм концертны рәхәтләнеп каравыгызны телим», - дип билгеләп үтте ул.
Маэстро Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры, бөтен дөньяга танылган Петр Чайковский, Камиль Сен-Санс, Шарль Гуно әсәрләреннән тыш, Кытай тыңлаучылары игътибарына Нәҗип Җиһанов, Фуат Мансуров, Резеда Әхиярова һәм башка авторларның музыкаль әсәрләрен тәкъдим итте. Бер сулышта узган сәгать ярымлык концерт тамашачыларның көчле алкышлары белән тәмамланды.