#ВместеЯрче-2019 - Бөтенроссия энергияне сак тоту фестиваленең җыр конкурсына кушылыгыз

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

2019 елның сентябрендә Казанда #ВместеЯрче-2019 Бөтенроссия энергияне сак тоту һәм экология фестивале узачак. Аның кысаларында федераль оештыру комитеты #ВместеЯрче - 2019 җыр конкурсы үткәрә.

Анда катнашырга теләге булган һәркем чакырыла: шәхси затлар һәм оешмалар, шул исәптән ягулык-энергетика комплексының  белем бирү учреждениеләре һәм компанияләре.

Конкурс ике этаптан тора: эксперт бәяләмәсе һәм финал - Мәскәүдә «Россия энергетика атнасы» халыкара форумының #ВместеЯрче-2019 Яшьләр көне мәйданчыгында конкурс җиңүчесен сайлау (http://rusenergyweek.com/).

Иҗади ярыш ике номинация буенча үткәрелә:

1. «Фестивальнең рәсми «#ВместеЯрче» җырын иң яхшы башкару  һәм бизәү. Җыр тексты, ноталар, башкару үрнәге, көй  язмасын түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://yadi.sk/d/oHFrsZ5NmVe3AQ).

2. #ВместеЯрче фестиваленең символы булган «ТЭК-Тик җыры»н  башкару. 

Эшләр 2019 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.

Семинарда катнашу өчен конкурс видеоролигына сылтаманы  song@fondsmena.ru адресы буенча   почтага җибәрергә һәм түбәндәге сылтама буенча электрон формада гариза тутырырга кирәк: http://fondsmena.ru/vmesteyarche. Видеороликларны урнаштыру өчен https://www.youtube.com/.

Тулырак мәгълүмат Фестиваль сайтында урнаштырылган.

Конкурс координаторы -  Бортулева Алена Александровна, телефоны:

+7 (495) 627-84-52, +7 (915) 372 17 07,  электрон почта адресы: song@fondsmena.ru (UTC +3).

#ВместеЯрче-2019 Бөтенроссия энергия саклау һәм экология фестивале җырлары конкурсы нигезләмәсе: /file/File/Polozhenie o konkurse pesni_ #VYa-2019. pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International