Казанда «Милли байлык буларак балалар укуы» исемле Төбәкара фәнни-гамәли конференция уза

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген иртән Казан Ратушасында «Милли байлык буларак балалар укуы» исемле Төбәкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Чара Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм Татарстан Республикасының Республика балалар китапханәсе оешуына 100 ел тулуга багышланган.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте.

«Кадерле дуслар, минемчә, сезнең кулда, ике бик кадерле төшенчә: балачак һәм китап. Китап балачак, дөньяны танып-белү, җиңү шатлыгын үз эченә ала. Китап - зур хезмәт. Сезнең кебек кешеләр булганга,  китап элеккечә үк популяр. Мин Республика Хөкүмәте исеменнән хезмәтегез, балаларга һәм китапка булган мәхәббәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», - диде Ләйлә Фазлыева.

Республикада китапханә эшен үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ул Республика балалар китапханәсе коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.

«Иң зур  кыйммәт – белем һәм, бу күзлектән караганда, китапханәләрнең әһәмияте елдан-ел арта барачак, ягъни бу өлкәдә даими эшчәнлек уңышка ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Уңыш китапханә ресурсларыннан файдалана белүдән башлана, һәм без балаларны моңа өйрәтергә  тиеш. Мин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән бу юбилей белән балалар китапханәсен генә түгел, республиканың барлык китапханә җәмәгатьчелеген дә котларга теләр идем, чөнки бөтен китап укучылар да беренче тапкыр нәкъ менә балалар китапханәләренә килә», - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова һәм бүләкләү тантанасына күчте. Республика балалар китапханәсенең иң яхшы хезмәткәрләре - Гарипова Айгөл Рафыйк кызы һәм Тимирова Ольга Валерьевна Татарстан Республикасы Мәдәният министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бүген конференциядә катнашырга дип илнең төрле почмакларыннан  килгән балалар китапханәләре вәкилләреннән дә күпсанлы котлаулар яңгырады.

Хезмәттәшләренә сәламләү сүзе белән Россия Дәүләт китапханәсе директоры Мария Веденяпина мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда балалар әдәбиятына һәм балаларның укуына аерым игътибар бирелә. «Балалар әдәбиятына, балалар язучыларына ярдәм итү, яңа әдәби премия булдыру мәсьәләсе Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында декабрьдә күтәрелде. Май аенда узган Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Мәдәният буенча Координация советы утырышында балаларга китапханә хезмәте күрсәтү мәсьәләсе каралды», - дип ассызыклады Мария Веденяпина. 

«Россия нәшриятлары төрле яшьтәге балалар өчен уникаль китаплар ассортиментын тәкъдим итә. Безнең талантлы язучыларыбыз бик күп, яхшы китаплар бастырыла, алар полиграфия ягыннан югары дәрәҗәдә бизәлгән була, ләкин  алар бик аз тираж белән чыга һәм китапханәләргә дә аз  бирелә. Мөгаен, бу безнең төп проблемабыздыр», - дип нәтиҗә ясады ул.

Форумның рәсми өлеше Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Татарстан Республикасы балалар китапханәсе арасында фәнни-методик, фәнни-тикшеренү һәм мәгълүмат эше өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул кую белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, конференция эшендә бөтен илдән балалар китапханәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасының балалар язучылары һәм китап индустриясе белгечләре катнаша. Конференциянең эшлекле программасында катнашучы спикерлар арасында Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы, шагыйрь Разил Вәлиев, «Яңа балалар китабы» һәм «Книгуру» премиясе лауреаты, язучы Анастасия Строкина (Мәскәү), Х. К. Андерсен исемендәге премия лауреаты, балалар китапларының рәссам-иллюстраторы Игорь Олейников (Мәскәү) бар.

Фикер алышу өчен билгеләнгән темалар арасында: балаларның уку дәрәҗәсен үстерүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары, балаларның белемен күтәрү, эш тәҗрибәсе белән алмашу.

Программада шулай ук мастер-класслар, китап күргәзмәләре һәм иллюстраторлар күргәзмәләре дә бар.

 

         Белешмә өчен: 2019 елның 17 маенда Татарстан Республикасы  балалар китапханәсе оешуга 100 ел тулды. Язучы Екатерина Нелидова җитәкчелегендәге бу балалар китапханәсе  - Татарстанда беренче иде.  

         1932 елда китапханә каршында татар бүлекчәсе ачыла, бу исә татар укучыларын туган телдәге китаплар белән  тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.  Ике секцияле (рус һәм татар) әдәби түгәрәк бөтен шәһәргә таныла. Татар секциясенә язучылар Абдулла Алиш, Фатыйх Хөсни, Сибгат Хәким, Идрис Туктаров, Шамил Гәрәев килеп йөриләр.

Укучылар белән актив эш Бөек Ватан сугышы елларында да дәвам итә. Сугыштан соңгы елларда китапханәдә балалар китабы атналыкларын үткәрә башлыйлар. 

1954 елның 1 июлендә РСФСР Мәдәният министрлыгы карары белән китапханә Республика балалар китапханәсенә үзгәртелә. 2011 елда китапханә «Республика балалар китапханәсе » Татарстан Республикасының дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе статусын алды.

Бүгенге көндә  Татарстан Республикасы балалар китапханәсе 119 меңнән артык басма саклана, ул -  балачак һәм мәгарифкә ярдәм итү мәсьәләләре буенча зур  мәгълүмат үзәге, буш вакытны уздыру учреждениесе, республика китапханәләре өчен методик үзәк.

Гасырлар дәвамында балалар китапханәсе күп буыннар өчен белем, ачышлар, иҗат дөньясы бүләк итә, бай китап мирасына нигезләнгән мәдәниятне саклый һәм күрсәтә, белем бирү, мәгариф һәм иҗади үсеш үзәге, милләтара һәм мәдәниятара багланышлар өчен мәйданчык булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International