12 июньдә Казанда Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар узачак.
Чараларның төп идеясе – Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкның бердәмлеге һәм дус-тату яшәве принципларына ярдәм итү, бер-береңне хөрмәтләү, мәдәниятара диалог һәм Россиянең барлык халыклары арасында рухи баету булуның мөһимлеге.
11.00 сәгатьтә, традиция буенча, М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял итү паркына керү юлында Халыклар дуслыгы парады башлана. Анда дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, яшьләр һәм студентлар оешмалары лидерлары һәм активистлары, милли-мәдәни автономияләр әгъзалары һ. б. катнашачак.
11.30 сәгатьтә бәйрәмнең төп сәхнәсендә (М. Горький исемендәге Үзәк парк эчендәге мәйдан) Россия көненә багышланган тантаналы концерт узачак. Казанлылар һәм башкала кунаклары алдында Татарстан халыкларының төрле мәдәниятләрен тәкъдим итүче яшьләр этник коллективлары, ансамбльләр һәм аерым башкаручылар чыгыш ясаячак. Бәйрәм программасында - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән яшьләр арасында мәдәниятара багланышларны ныгыту өлкәсендә эшләүче яшь лидерларны һәм яшьләр оешмаларын бүләкләү. Милли спорт төрләре һәм халык уеннары буенча спартакиада (фестиваль) җиңүчеләрен дә билгеләп үтәчәкләр. Чара «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» буенча дәүләт программасын гамәлгә кую кысаларында уза.
Шулай ук төп сәхнәдә Татарстан студентлар хезмәт отрядларының өченче хезмәт семестры ачылу тантанасы булачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева бөтен ил буенча масштаблы проектларны гамәлгә ашыруда катнашачак яшьләр оешмасы әгъзаларына хезмәт юлламаларын тапшырачак.
Биредә үк Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы студентлар отрядлары эшчәнлеге юнәлешләре буенча мастер-класслар эше оештырылачак.
Шул ук вакытта «Яшьләр этномаркеты» ярминкәсе дә оештырылачак. Бирегә килүчеләр рус стилендә агач уенчыклар, төркмән аксессуарлары, милли татар орнаменты белән күн эшләнмәләр ясау, шулай ук Грузия соуслары һәм чурчхела, Дагыстаннан табигый соклар һәм лимонад әзерләү серләрен белә алачак.
Көн дәвамында «Күпкырлы Татарстан» фотокүргәзмәсе эшләячәк, анда төрле халыклардан булган яшь кешеләрнең портретлары тәкъдим ителәчәк. Бу - Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясының махсус проекты.
12.00 сәгатьтә А. С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 26 нчы йорт) Россия көненә багышланган «Җырлыйм сиңа, Ватаным» дип исемләнгән бәйрәм концерты башлана. Керү ирекле.
Чараларны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, Татарстан Республикасы Студентлар хезмәт отрядлары.
Элемтә өчен мәгълүмат:
Тимур Кадыйров 8927-6-50-50
Фәрит Шәяхмәтов 8917-9-85-59
Анжела Стрелкова 8919-699-86-57.