Казанда «NAURUZ SCHOOL» I Халыкара студентлар спектакльләре фестивале ачылды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган чара Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» фестивале кысаларында уза.  Әлеге проектка 2019 елның мартында, Халыкара театр көнендә, Түбән Новгородта старт бирелгән иде. Хәзерге вакытта фестивальнең төбәк этабы уза, аның барышында Идел буе федераль округының һәр 14 субъектыннан иң көчле коллективлар билгеләнәчәк.

Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе»  фестиваленең округ этабына барачак җиңүчеләрнең исемнәре  18 июньдә үк игълан ителәчәк. Бу көнне Казанда  I Халыкара «Nauruz school» студентлар спектакльләре фестиваленә йомгак ясалачак. Анда Татарстан данын Казан театр училищесы һәм Казан дәүләт мәдәният институты иҗат коллективлары яклый. Масштаблы мәдәни-мәгариф яшьләр проектында шулай ук Баку (Әзербайҗан), Будапешт (Венгрия), Мәскәү (Россия), Уфа (Башкортостан), Якутскидан (Саха) яшь артистлар  да катнаша. Спектакльләр күрсәтүдән тыш, программада Россиянең алдынгы педагоглары белән мастер-класслар планлаштырылган.

Бүген М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Нәүрүз school» I Халыкара студентлар спектакльләре фестивален ачу тантанасы узды.

Форумда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, «Нәүрүз school» I Халыкара студентлар спектакльләре фестивале сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев мөрәҗәгать итте.

«Бу уникаль фестиваль. Без барыбыз да моны аңларга һәм бәяләргә тиеш, – дип белдерде форумның сәнгать җитәкчесе. - Театр студияләренә багышланган фестивальләр бик күп, әмма бу милли театр мәктәпләрен үзенә туплый торган бердәнбер форум».

«Яшьләр театр проектлары хәзер популярлык казанган. Спектакльләрне карап тоту, тапшыру формалары һәм тамашачылар белән эшләү мәсьәләләре аеруча актуаль, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәният өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны анализлау, мониторинг үткәрү бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова. - Быелгы фестиваль яшьләр театр сәнгатендәге казанышларны гына  күрсәтеп калмас, ә  бүгенге көндә булган проблемаларны хәл итү юлларын да күрсәтер дип ышанам».

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева сүзләренә караганда, фестивальдә яшьләргә хезмәттәшләре белән танышу театр бергәлеге үсеше һәм уртак хезмәттәшлек өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Безнең педагоглар һәм студентлар «Нәүрүз» кысаларында студентлар спектакльләре форумы да узачагын белгәч, бик шатландылар, - дип сөйләде Казан театр училищесы директоры Гыйлемхан Мөбәрәкшин. - Казанда шундый искиткеч фестиваль узуы бик яхшы. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим».

Фестиваль спектакльләре Казанның 5 театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк:  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече һәм Зур заллары, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры, М. Сәлимҗанов исемендәге  Актерлар йорты һәм Казан театр училищесының Уку театры.

Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүче спектакльләре Интернет челтәрендә урнаштырылачак. Финал этабының иң көчле катнашучыларын ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алачаклар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International