Россия Федерациясе Президенты грантын алуга оештырылган быелгы икенче конкурска гаризалар кабул итү бүген башлана һәм 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста гражданнар җәмгыятен үстерүдә катнашучы, кеше һәм гражданлык хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге юнәлешләр буенча проектлар тәкъдим ителә: аналар, аталар һәм балаларга ярдәм күрсәтү; тарихи хәтерне саклау; фән, мәгариф һәм мәгърифәт, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга, яшьләр башлангычларына һәм башкаларга булышлык итү.
Моңа кадәр Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә конкурслар үткәрү буенча Координация советы 2019 елның беренче конкурсында җиңүчеләр исемлеген формалаштырган иде, анда илнең 84 регионыннан 1644 коммерцияле булмаган оешма кергән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проект инициативалары Конкурсның грант юнәлешләре өчлегенә беренче тапкыр кертелде, аларга ярдәм күләме рекордлы 478 миллион сум тәшкил итә.
Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат президентскиегранты сайтында.рф