Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештырган чарада республиканың иҗади интеллигенция вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үзенең мөрәҗәгатен бөек шагыйрьнең шигырь юллары белән башлады.
«Минемчә, илебездә бөек шагыйрьнең берәр дүртюллыгын белмәгән кеше юктыр. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән сезне Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулу белән котларга рөхсәт итегез. Александр Сергеевич рус мәдәнияте символы гына түгел, аның иҗаты - дөнья әдәбиятының байлыгы. Кичә Казанда А. С. Пушкинның мәдәни үзәге ачылуы да очраклы түгел. Мин аның рус мәдәниятен яратучыларны үзенә тартып тору урыны булачагына ышанам», - дип ассызыклады Дамир Натфуллин.
Чарага килгәннәргә сәламләү сүзе белән ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары Ирина Александровская, А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк директоры Наталья Комар мөрәҗәгать итте.
Казан халкы һәм башкала кунаклары алдында республиканың танылган шагыйрьләре һәм язучылары: Рәмис Аймәт, Борис Вайнер, Наил Ишмөхәммәтов, Александра Кашинала, Ольга Журавлева, Наилә Ахунова һәм башкалар Пушкинның яраткан шигырьләрен һәм үз әсәрләрен укыды.
Александр Пушкин әсәрләре төрле яшьтәге, төрле дин һәм милләт кешеләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителә. Мәсәлән, Үзбәкстаннан килгән шагыйрь, тәрҗемәче Әмиркул Кәримов һәм режиссер Флера Фәхретдинова бөек рус шагыйре әсәрләрен туган телләрендә яңгыратты, ә Гватемала егете, Казан Федераль Университеты студенты Мак Кироа Кристофер Андре Пушкинның яраткан шигырьләрен испан телендә укыды. Яшь татар шагыйре Фәнил Гыйләҗев даһиның үзе татар теленә тәрҗемә иткән әсәрләрен тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, бүген бәйрәм чаралары республиканың күпчелек муниципаль районнарының мәдәният учреждениеләрендә, китапханәләрдә, театрларда, мәгариф оешмаларында уза.