ASG компаниясенә тапшырылган тарихи объектлар буенча күчмә киңәшмә уздырылды

2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе
ASG компанияләр төркеменә тапшырылган тарихи объектларны реставрацияләү буенча күчмә киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм ASG директорлар советы рәисе Алексей Семин катнашты.
Күчмә утырыш барышында ASG компаниясенә Казанның тарихи үзәген торгызу һәм реставрацияләү буенча дәүләт-хосусый партнерлыгы турында килешү кысаларында тапшырылган мәдәни мирас объектларында реставрация эшләренең барышына кагылышлы мәсьәлә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International