Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Казанда узачак VIII мөселман кино фестивале турында иң яхшы мәгълүмати материалга конкурс игълан ителә
2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Беренче буларак мөселман кинофестивале кысаларында төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары арасында конкурс узачак. Фестиваль эшчәнлеге турында гражданнарга күбрәк мәгълүмат бирү – конкурсның төп максаты шул.
Фестиваль гомум рухи-әхлакый кыйммәтләрне, мәдәни традицияләрне пропагандалауны, чит диннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт һәм кешегә мәхәббәт тәрбияләүне, кешеләрнең нинди дин тотуына карамастан, иҗат өлкәсендә тәҗрибә алмашуын күздә тота.
Конкурска массакүләм мәгълүмат чараларының төрле носительләрдәге материаллары, басма һәм интернет материаллары, фото, видео һәм радиотапшырылур кабул ителә. Барлык материаллар республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында 1 августтан 11 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында басылып чыккан булырга тиеш.
Конкурс биш номинациядә уздырыла.
Заявкалар һәм материаллар info@kazan-mfmk.com электрон адресына башлангыч басмага сылтама рәвешендә, шулай ук теләсә нинди уңайлы носительдә фестивальнең матбугат хезмәте аша бирелә. Теркәп бирелгән хатта – заявкада (ирекле форма) автор турында мәгълүмат, телефоннар, адреслар, басма (газета, интернет-портал, теле һәм радио ресурс) турында мәгълүмат, басылып чыгу датасы күрсәтелергә тиеш.
Мәгълүмат: Логинова Анастасия 8 927 410 48 88, Нигъмәтҗанова Лилия 8 927 406 16 92 (e-mail: press@kazan-mfmk.com).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
14
май, 2026 ел
«Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чаралары Казанда старт алды
Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» программасы чараларын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә ачты.
Халыкара музейлар көнендә «Татарстан кинематографы тарихы» дигән беренче даими экспозициянең тәкъдиме уза
Халыкара музейлар көнендә, 18 майда, «Татарстан кинематографы тарихы» дигән беренче даими экспозициянең тәкъдиме уза. Бу мәйданчык тамашачыларга милли кинематографның үсеш тарихы – кинопроизводство һәм кинопрокатның беренче адымнарыннан алып заманча казанышларына кадәрге этаплары белән танышу мөмкинлеге бирә. Киләчәктә анда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен кино-дәресләре дә оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз