Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музеенда Татарстан Республикасы Мәдәният министрының массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион очрашуы булды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музеенда Татарстан Республикасы Мәдәният министрының массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион очрашуы булды

ВИДЕО https://yadi.sk/i/aJXweslbgeUHTw  

интернетта фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/HpslPKscjswqAw

зур фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/HpslPKscjswqAw

Очрашу урыны  очраклы гына сайланмаган иде. Якын көннәрдә бу музей, капиталь ремонттан соң, үз ишекләрен ачачак. Аның бүлмәләренә  яңа яктылык һәм күргәзмә җиһазлары куелган, заманча дизайн концепциясе кулланылган. Шул ук вакытта Шәриф Камалның мемориаль фатирының кабатланмас атмосферасы, шул заманның рух һәм энергетикасы саклап калынган. «Яңа музей»ның төп бурычы - көтеп алынган милли Татар китабы йорты булу. Әлеге мәдәният учреждениесенең яңа җитәкчесе Луиза Янсуар журналистларны киләчәктә оештырылачак чараларга чакырды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион очрашу башында министр Ирада Әюпова республикада биш ай эчендә күп кенә күләмле чаралар узуын, мәдәни эшчәнлек буенча инициативалар гамәлгә кертелүен, күргәзмәләр, фестивальләр ачылуын, спектакль премьерлары үткәрелүе турында сөйләде.

«Яртыеллык бай булды, һәм мин безнең белән бергә эшләгәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Безгә сезнең эксперт фикерегез, эшебезнең сыйфаты турында кире элемтә булуы  мөһим, һәм мин сездән, кирәк булган очракта,  минем һәм командамның эшенә тәнкыйть белән каравыгызны сорыйм. Безгә эшебез турында күбрәк фикерләр белергә, даими элемтә булдырырга  кирәк», - дип мөрәҗәгать итте журналистларга мәдәният министры.

Очрашуның модераторы, министр киңәшчесе Руслан Шиһабетдинов билгеләп үткәнчә, журналистлар белән моңа кадәр булган очрашуларда күтәрелгән  сораулар игътибарга алынып, мәдәният учреждениеләренә җиткерелгән. Министр «5К» концепциясе кысаларында Татарстанда фестивальләр үткәргәндә читтән килгән экспертларның капиталын республика өчен нәтиҗәле итеп файдаланырга кирәклеген искәртте.

«Без проектлар өчен түләргә әзер, әмма фестивальләргә килгән экспертлар безгә яңалык алып килергә тиеш.  Мин үзебезнең югары уку йортлары студентлары белән очрашуларны күздә тотам. Безнең мәдәни проектларны үстерү буенча тәкъдимнәр булырга тиеш. Экспертларның  яшьләребез компетенциясенә инвестицияләр кертүе мөһим - бу дөрес вектор», - дип билгеләде Әюпова.

«Икенче яктан, безгә чакырылган экспертлар белән дә, федераль һәм чит ил партнерларыбыз белән дә даими элемтәдә торырга кирәк. Әйтик, Казан халыкара мөселман киносы фестивален уздырганда быел без кинобазар, кинопродукцияне үстерү, уртак фильмнар төшерү һәм алга таба этәрүгә зур игътибар бирдек. Әмма фестиваль тәмамлангач, без фестиваль девизында булган сорауга җавап бирергә тиеш идек: «Мәдәниятләр диалогы булдымы соң? Мин мондый сорауларны һәрвакыт күз алдында тотып эшләргә кирәк, дигән фикердә», - дип сөйләде министр.

Ирада Әюпова искәрткәнчә, республикада мәдәни тормыш үзәге элеккечә үк зур шәһәрләргә - Казан, Чаллы, Әлмәт тирәсендә урнашкан. Аның сүзләренә караганда, бу тенденция үзгәрергә тиеш. Мисалга  министр тәнкыйтьчеләр тарафыннан уңай бәяләнгән «Буа: диалог киңлеге» милли театрлары фестивален китерде. Җирле тамашачыларда күзәтелгән  уңай үзгәрешләргә дә игътибар юнәлтте.

«Бу Буада өченче фестиваль иде. Беренче елда залда утырган кешеләрнең карашлары  башка иде. Хәзер исә фестивальнең үз тамашачысы бар, ул сәнгатьне  аңлап кабул итә», - дип ассызыклады министр.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә барышында Татарстан Республикасы мәдәният министры соңгы вакытта гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде һәм журналистларның аларга карата фикерләре белән кызыксынды. Аерым алганда,  М. И. Глинка исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турында сүз булды. Ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залын ачу турында искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, концерт залы бик зур һәм заманча техник таләпләр нигезендә җиһазландырылган, шул ук вакытта залга күнегергә кирәк, чөнки «теләсә кайсы яңа мәйданчыкта  да үзенчәлекләр һәм катлаулыклар бар».

Журналистлар министрның Казан урамнарына  танылган татар җырчылары Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакиров исемнәре бирелүгә бәйле  фикерләре белән кызыксынды. Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, хәтер һәм мәңгеләштерү безнең шәһәр йортларында мәдәният эшлеклеләре исемнәре язылган табличкалар белән генә чикләнергә тиеш түгел. Аның фикеренчә, бөек кешеләрнең исемнәре иҗади идеяләрдә һәм яңа проектлар аша  яшәргә тиеш.

«Бу хәтер киләсе буыннарга этәргеч булып, әдәби һәм музыкаль әсәрләрдә, театр куелышларында, яшьләрнең иҗади проектларында яшәргә тиеш. Без ата-бабаларыбызның мирасын саклап кына калмыйча, аны буыннан-буынга тапшырырга тиеш».

Китапханәләр үсеше турындагы сорауга җавап биреп, Ирада Әюпова заманча китапханәләр яшерен архивлардан гыйбарәт консерватив структура булырга тиеш түгел, дип билгеләп үтте. Китапханәләр яңа мәдәни мохит, һәркем куллана алырлык һәм ачык булырга тиеш. Алар яшьләрне җәлеп итү үзәге булырга, биредә тормыш кайнап торырга тиеш, бирегә аралашу өчен килсеннәр иде.

Моннан тыш, Ирада Әюпова Татарстанда федераль музейлар филиалларын булдыру турында да белдерде. Аның сүзләренчә, республикада илдәге эре күргәзмә үзәкләре вәкиллекләрен ачып, без үзебезнең милли музей проектларын үстерү турында да онытмаска тиеш. Шул ук вакытта конкурентлыкка сәләтле музей урыннары булдырырга кирәк. Без уникаль коллекцияләр белән генә түгел, музей эшендә зур ресурс потенциалына да иябез.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры  журналистлар белән чираттагы традицион очрашуны Театр елы кысаларында оештырырга һәм театр директорлары, режиссерлар һәм драматурглар белән дискуссия форматында уздырырга тәкъдим итте. Очрашуның темасы - Татарстанда театрларның торышы, аларның проблемалары һәм үсеш нокталары. Шул ук вакытта министр, социаль челтәрләр һәм аерым популяр мәдәни проектлар күп булуга карамастан, тармак эшендә төп җитешсезлекләрнең берсе итеп  мәдәният һәм сәнгатьне алга таба этәрү  проблемасын атады. Мисал итеп ул шәһәр урамнарында мәдәни чаралар турында мәгълүмат булмау турында сөйләде.

«Минем өчен  мәдәни проектларның һәм мәдәнияттәге процесслар турында блогларда фикер алышулар булу, социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында алар турында язулары мөһим. Ачык һәм кыю итеп язсыннар. Сүз дә юк, без соңгы елларда күп нәрсәгә ирештек, әмма шуның белән бергә безгә укырга һәм үсәргә, яхшырак, ачыграк, нәтиҗәлерәк булырга урын бар. Ә иң мөһиме – мәдәният кешеләр өчен аңлаешлы һәм кирәкле булырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады Ирада Әюпова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International