«Татарстан – Җиңүнең тыл базасы. 1941-1945 еллар» күргәзмәсе Казанга кайтты

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
Музейлар арасындагы хезмәттәшлекне үстерү һәм татарстанлыларның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен күрсәтү максатларында Мәскәүдәге Бөек Ватан сугышы үзәк музеенда 2012 елның 5 маеннан 24 июленә кадәр Татарстан Республикасы Милли музееның һәм Бөек Ватан сугышы үзәк музееның уртак күргәзмәсе узды.
Күргәзмәнең төп өлешен республика халкының хезмәт батырлыгы, фронт белән тылның ныклы бәйләнеше турында мәгълүмат бирүче материалларның чын нөсхәләре тәшкил итә. Экспозициядә сугыш чорыннан сакланып калган сирәк нәрсәләр: сугыш продукциясе үрнәкләре; мундир киеме әйберләре; шефлыкка алынган, республика территориясендә оештырылган частьнең байрагы; фотосурәтләр, рәсми кәгазьләр күрсәтелгән.
Күргәзмәдә Татарстан китап нәшриятында сугыш елларында чыгарылган китаплар, сугышчыларга фронтка язылган хатлар куелган. Герой-шагыйрь М. Җәлилнең Моабит дәфтәрләре аеруча зур кызыксыну тудырды.
Күргәзмә Россия Федерациясе халкының төрле катлау вәкилләре өчен кызыклы булды. Аны 227 250 кеше карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International