ASG антиквариат институты яңа буклет-юл күрсәткеч әзерләп чыгарды

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
Яңа буклет элеккесеннән рәсемнәр белән байрак бизәлгән булуы һәм җиңелрәк аңлаешлы тексты белән аерыла. Буклетта беренче тапкыр сәнгать белгечләренең фәнни тикшеренү йомгаклары, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрен реставрацияләү буенча фотоотчетлар басылган.
Юл күрсәткечтә институт эшчәнлегенең төп юнәлешләре: күргәзмә, тикшеренү, фәнни-мәгърифәтчелек һәм реставрация эшчәнлекләре турында мәгълүмат бирүче берничә бүлек бар. Институт тупланмасындагы 3500 тирәсе сәнгать җәүһәре берничә коллекциягә бүленгән, аларның һәрберсеннән буклетта аеруча мәшһүр үрнәкләр китерелгән.
Укучылар картиналарның авторын, язылу вакытын ачыклау, сюжетын тикшерү процессы турында җентекле мәгълүмат алачак.
Мәгълүмат: www.int-ant.ru, +7 (843) 510 96 50, slavkina@pai.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International