2019 елның 18-20 сентябрендә Казанда «Глобальләшү шартларында татар халкының этнодини бердәйлеге» исемле II Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Анда катнашырга этнологлар, этнографлар, социологлар, тарихчылар, ислам, дин белгечләре, политологлар һәм башка белгечләр чакырыла.
Форум эше темалар буенча секцияләргә һәм түгәрәк өстәлләргә бүленә:
Конференция эше нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгын чыгару планлаштырыла.
Катнашу өчен гаризалар 2019 елның 1 августына кадәр кабул ителә, публикации өчен доклад текстлары – 2019 елның 15 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: confkzn2019@mail.ru. Читтән торып катнашу мөмкинлеге дә бар. Читтән торып катнашучыларның материалларын бастырып чыгару турындагы карар оештыру комитеты тарафыннан кабул ителә. Оештыру комитетының тиешле таләпләргә туры килмәгән материалларны кире кагарга хокукы бар.
Гариза алу өчен сылтама: /file/File/гариза(9).docx
Пленар утырышны уздыру вакыты һәм урыны: 2019 елның 18-20 сентябре, Казан, Бауман ур., 20, ТР Фәннәр академиясе, Актлар залы, 2 кат. Башлана 10.00 сәгатьтә.