Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы командасы WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионатында ышанычлы чыгыш ясады

2019 елның 26 мае, якшәмбе

Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы Казандагы чемпионат финалының ябылу тантанасында узды.

Татарстан WorldSkills Russia VII Илкүләм  чемпионатында гомумкоманда зачетында беренче урынны алды. Икенче урында - Мәскәү, өченчедә - Мәскәү өлкәсе.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы алты конкурс компетенциясенә кураторлык итте: «Тавыш режиссурасы», «Тавыш режиссурасы - юниорлар», «Фотография», «Фотография - юниорлар», «Ювелир эше», «Зәркән әйберләрне читләү». Анда Татарстан Республикасыннан Казан дәүләт мәдәният институты, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы, Казан сәүдә-икътисад техникумы укучылары катнашты.

«Зәркән әйберләрне читләү» компетенциясе буенча финал апрель аенда Якутскида узды, анда Казаннан килгән Суфиева Регина Рафил кызы өченче урын алды. Ә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында безнең катнашучылар биш компетенция буенча 4 алтын, 2 көмеш, 1 бронза медаль яулады.

Батршин Артем Әнвәр улы һәм Шабаршина Мария Георгиевна (фотография - юниорлар), Галиуллин Рәшит Дамир улы һәм Желтухин Михаил Андреевич (тавыш режиссурасы - юниорлар) алтын медаль алдылар. 

Залаев Данил Рәфкать улы (ювелир эше) һәм Уинтербергер Эдгар Васильевич (тавыш режуссурасы) көмеш медальләргә лаек булды.

Галләмова Алена Илдар кызы (фотография) бронза яулады.

WorldSkills International баш башкарма директоры Дэвид Хоуи WorldSkills Russia Союзын «Һөнәри осталык буенча чираттагы чемпионатны уңышлы уздыру» белән котлады.

«Килеп чыккан мөмкинлектән файдаланып, мин Россиянең икътисади үсешнең мөһим факторы булган һөнәри компетенцияләрне үстерүдә һәм алга этәрүдә катнашуын югары бәяләвемне белдерәм. Һөнәри осталык җәмгыятьнең, компанияләрнең һәм, гомумән, илнең үсешен стимуллаштыра», - дип билгеләп үтте ул.

«Сез илдә иң яхшылар арасында. 90 көннән Казанда WorldSkills дөнья чемпионатында күрешербез», – диде Хоуи чемпионатта катнашучыларга.

«Яшь профессионаллар  (WorldSkills Russia)» Берлеге генераль директоры Роберт Уразов: «Гадел хөкем иткән, чемпионат тоткарлыксыз һәм низагсыз узган өчен экспертларга рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте ул чемпионат компетенцияләре буенча экспертларга.

Уразов катнашучыларга: «Җиңмәгән очракта да, бу сезгә алга таба үсәргә һәм чын чемпион булырга мөмкинлек бирә торган  искиткеч тәҗрибә мәктәбе», - дип белдерде.

Ул Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 45 нче дөнья чемпионатында катнашачак барлык җыелма командаларга  уңышлар теләде. «Ә безнең җыелма командага уңышлар түгел, ә җиңү телим. Россия, алга!», - дип йомгак ясады WorldSkills Russia генераль директоры.

Белешмә өчен:

Казанда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты финалында 1,5 меңнән артык конкурсант катнашты, шуларның 363е − Юниор.

Чемпионатның финал ярышлары 21-23 майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды, ә ачылу тантанасы 20 майда «Татнефть-арена» боз сараенда булды.

Ярышларда 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогының 23 компетенциясе тәкъдим ителде. 48 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors катнашучылары ярышты.

Илкүләм чемпионат ярышлары төзелеш өлкәсе, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика кебек алты һөнәри  блог компетенцияләре буенча узды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International