Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский быел старт алган «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләрен атады. Бу турыдагы хисапны федераль ведомство башлыгы Новосибирскида узган Мәдәният буенча Координация Советының XXIX утырышы кысаларында тәкъдим итте. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Форумның төп темалары — «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм китапханә эшен үстерү иде.
«Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның беренче биш аенда Россия дәүләт яшьләр симфония оркестры оештырылды һәм ул гастрольләр белән йөри, «Мәдәният волонтерлары» программасы эшләнде. Без коммерцияле булмаган оешмаларның иҗади проектлары конкурсына 1000нән артык гариза алдык. Шуларның 120се эксперт комиссиясе тарафыннан сайлап алынды һәм быел 3 млн сумга кадәр грант ярдәме алачак», — дип сөйләде Владимир Мединский.
Министр, бер атна элек һәвәскәр иҗат коллективлары фестиваленең зона этабы башланды, иң яхшы дип табылган 20се грант алачак, дип билгеләп үтте. Владимир Мединский ассызыклаганча, илкүләм проект кысаларында беренче тапкыр үзешчән сәнгать коллективлары өчен ярдәм каралган.
Моннан тыш, төбәкләрдә виртуаль концерт залларын һәм модель китапханәләрен булдыруга керештеләр, РФнең 13 субъектында авыл мәдәният йортларын төзү һәм реконструкцияләү эшләре башланды.
Шулай итеп, 2019 елда «Мәдәният» икүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында 2 модель китапханә, 5 виртуаль концерт залы төзеләчәк, 3 авыл мәдәният йортын ачу планлаштырыла.
Моннан тыш, Россиянең кече һәм урта шәһәрләрендә кино күрсәтү белән тәэмин итү проекты дәвам итә. Бүгенге көндә 789 заманча кинозал ачылган, аларда инде 20 млн кеше булып киткән.
Белешмә өчен:
«Мәдәният» илкүләм проекты өч федераль проекттан тора: «Мәдәни мохит», «Иҗат кешеләре» һәм «Цифрлы мәдәният». 2019 елдан 2024 елга кадәр илкүләм проект бюджеты якынча 113,5 млрд сум тәшкил итә.
Проектны тормышка ашыруның төп нәтиҗәсе итеп 2024 елга мәдәният учреждениеләренә йөрүчеләр санын 15% ка һәм мәдәни цифрлы ресурсларга мөрәҗәгать итүне 5 тапкыр арттыру билгеләнгән.
Илкүләм проектның кураторы итеп РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, җитәкчесе итеп РФ мәдәният министры Владимир Мединский билгеләнгән.