Казанда VII илкүләм «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты ахырына якынлаша

2019 елның 24 мае, җомга

Бу кич белән ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны чемпионатның ябылу тантанасы узачак «Татнефть-арена» боз сараенда бүләкләячәкләр. Исегезгә төшерәбез, чемпионат  үзенә  1,5 меңнән артык катнашучы һәм 1,2 мең эксперт җыйды. «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең ярышлар мәйданчыгында 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогының 23 компетенциясе тәкъдим ителде. 48 компетенциядә  WorldSkills Russia Juniors яшүсмер-катнашучылары ярышты. «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм  чемпионаты финалында үз осталыкларын 1513 конкурсант күрсәтте, шуларның 152се - чит ил вәкиле, 363е -  юниор иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы алты конкурс компетенциясенә кураторлык итә: «Тавыш режиссурасы», «Тавыш режиссурасы - юниорлар», «Фотография», «Фотография - юниорлар», «Ювелир  эше», «Зәркән әйберләрне читләү». Анда Татарстан Республикасыннан Казан дәүләт мәдәният институты, Казан халык  сәнгать  һөнәрчелеге техникумы, Казан сәүдә-икътисад техникумы укучылары катнашты.

«Зәркән әйберләрне читләү»  компетенциясе буенча финал апрель аенда Якутскида узды, анда Казаннан килгән Суфиева Регина Рафил кызы өченче урын алды. Ә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында бары тик 5 компетенциядә генә чыгыш ясадылар:

«Тавыш режиссурасы» - Медведева Лидия Викторовна һәм Уинтербергер Эдгар Васильевич;

«Тавыш режиссурасы-юниорлар» - Галиуллин Рәшит Дамир улы һәм Желтухин Михаил Андреевич;

«Фотография» - Галләмова Алена Илдаровна һәм Ярмөхәммәтова Рамилә Рәшит кызы;

«Фотография - юниорлар» - Батршин Артем Әнвәр улы һәм Шабаршина Мария Георгиевна;

«Ювелир  эше»  - Залаев Данил Рәфкать улы һәм Шакирова Дана Әмир кызы.

БЕЛЕШМӘ:

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең  2019 елдагы иң мөһим халыкара вакыйгасы - Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты - Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак. Анда 67 илдән 1400дән артык конкурсант катнашачак, алар үзара 56 компетенциядә ярышачак.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтенең барлык катнашучы илләр-әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне үз эченә ала һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә өстенлекле проектларның берсе булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International