Чарада ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина катнашты.
интернетта фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/M3LRyaKUW3oDdg
зур фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/5SIgC697HognPQ
Бөтен республикадан 216 башлангыч сыйныф укучысы һәм 53 ата-ана җиңүче булды. Аларның барысына да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Театр фойесында алар өчен анимация программасы оештырылган иде. Бәйрәм «Сказка о царе Салтане» (А.Пушкин, инсц.Л.Кожевникова) спектакле белән дәвам итте.
Быел проектка биш ел тулды, ул, шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланып, республиканың барлык башлангыч мәктәпләрендә дә таратылды. Әгәр 2014-2015 уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге»н Татарстанның 40 мең беренче сыйныф укучысы алып барса, 2015-2016 уку елында бу сан 160 мең булган (1-4 сыйныфлар), 2018-2019 уку елында көндәлек тутырган укучылар саны 185 меңгә кадәр арткан.
Моннан тыш, проект кысаларында «Укучының мәдәни көндәлеге» порталы эшләнде (www.культурныйдневник.рф). Анда 80 меңнән артык кулланучы теркәлгән, кереп укулар саны 17,6 миллионнан арткан.
Әлеге мәйданчыкта Татарстан Республикасында уздырыла торган балалар өчен мәдәни чаралар турында мәгълүмат, әһәмиятле мәдәни һәм тарихи вакыйгалар, балалар блогларыннан кызыклы яңалыклар басыла, мәдәни-мәгариф тематикасына фикер алышулар һәм сораштыру үткәрелә.
Уку елы дәвамында культурныйдневник.рф порталында төрле конкурслар үткәрелә. Һәр укучы үзен төрле профессиональ өлкәләрдә сынап карый ала: әдәбият (язучы, шагыйрь), журналистика (корреспондент, блогер), театр сәнгате (актер, режиссер, сценарист), туган якны өйрәнү (гид, тарихчы) һ.б.
Ел саен «Укучының мәдәни көндәлеге» сайтын иң актив кулланучылар конкурсында җиңүчеләр Республикакүләм Яңа ел чыршы бәйрәменә, «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге», «Иң мәдәни ата-ана» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театрына чакырылалар.