Фестиваль Федерация Советы ярдәме белән оештырылган. Анда Россиянең кече шәһәрләре һәм авылларында яшәүче үзешчән җыр, бию һәм инструменталь иҗат коллективлары, шулай ук дини, классик һәм халык музыкасын аерым башкаручылар катнаша ала. Фестивальнең конкурс программасы 25 июльдән 27 июльгә кадәр Мәскәү шәһәрендә булачак. Чара турында нигезләмә оештыручы – Россиянең кече шәһәрләренең мәдәниятен һәм традицияләрен торгызу фонды - сайтында урнаштырылган: www.vmgf.ru.
Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне - 2019 елның 31 мае.
Финалда жюри ун лауреатны һәм шул ук сандагы дипломантны, шулай ук гран-при иясен сайлап алачак. Конкурс программасы www.vmgf.ru сайтында он-лайн режимда трансляцияләнәчәк, биредә үк тамашачы тавыш бирүе буенча да җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда фестивальнең конкурс программасында 70тән артык иҗат коллективы катнашты. Россиянең егерме бер төбәгенең 23 кече шәһәреннән һәм 37 авыл җирлегеннән килгән вәкилләр үз осталыкларын күрсәтте, алар Мәскәү үзәгенә җыелган күпсанлы башкала халкы һәм туристлар өчен православие бәйрәменең онытылмаслык атмосферасын булдырды.