Ирада Әюпова балалар театр фестивалендә катнашучыларны котлады: «Бу сезнең беренче адымыгыз булды, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк»

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Казанда «Казан яшь тамашачы театры» дәүләт бюджет учреждениесе сәхнәсендә  балалар театр коллективларының «Next буыны» I Республика фестивале финалы узды.

интернетта фото өчен сылтама https://yadi.sk/d/5yQYHqlEgntufQ

зур фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/S70kAak7Hxl9bw

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр ярдәмчесе Алсу Сәетова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм башка рәсми затлар катнашты.

«Бу беренче адым булды, һәм алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Бүген фестивальнең профессиональ сәхнәсенә чыккан балалар арасыннан кайсыберләренең генә тормышлары сәхнә белән бәйле булыр. Чөнки артист хезмәте - зур хезмәт», - дип мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга Ирада Әюпова.

Ул проектның, беренчедән, педагоглар һәм остазлар ярдәме белән, икенчедән, балаларын бәхетле итәргә теләгән ата-аналарның тырышлыгы белән тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

«Сезнең үсәргә,  алга таба барырга һәм бу дөньяны танып белергә теләгегез булу бик мөһим, ә дөнья бит бик кызыклы. Театрдан тыш, искиткеч музейлар, китапханәләрдә саклана торган зур байлык та бар. Сезнең һәрвакыт дөньяны танып белергә теләвегез бик әһәмиятле», - дип өстәде Әюпова.

Татарстан Республикасы мәдәният министры фестивальне үткәрү буенча башкарылган эшләре өчен Яшь тамашачы театры җитәкчелегенә һәм жюри әгъзаларына рәхмәт белдерде.

Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, хәзерге вакытта фестивальгә нәтиҗәләр ясала һәм перспективалар турында сүз бара. Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә проектны ел саен чиратлаштырып: белем бирү  һәм конкурс итеп уздыру мөмкинлеге карала.

Фестивальнең төп призын «Дон Кихот» спектакле (режиссеры Игнатьев Игорь Сергеевич) белән чыгыш ясаган Яшел Үзәннең «Хамелеон» театр-студиясе алды. Икенче һәм өченче урыннарны Казан коллективлары бүлеште. 5нче лицей «Моя Вообразилия» спектакле (режиссеры Вашурова Гөлфия Тәүфыйк кызы) белән II дәрәҗә лауреат булды. Өченче урынны «Птенчик» спектакле (режиссер Гатауллин Рафаэль Зиннурович) өчен «Радуга» балалар экология театры алды.

Исегезгә төшерәбез, конкурста Татарстанның 8 шәһәреннән 26 театр коллективы катнашты. Яшь актерлар жюри хөкеменә 30 спектакль тәкъдим итте. Жюри составына театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, театрның баш рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, Татарстанның халык артисты Нина Калаганова, Казан мәдәният институтының театр факультеты деканы Руфинә Таҗетдинова, режиссер-куючы Гүзәл Акбердина керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International