Татарстанда иң яхшы муниципаль тәҗрибә сайланачак

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

25 майда «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт ала.

Нигезләмә буенча конкурс муниципаль идарә оештыру һәм муниципаль берәмлекләрнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы үрнәкләрен ачыклау, бүләкләү һәм аларның тәҗрибәсен тарату максатларында үткәрелә.

Анда катнашырга шәһәр округлары (шәһәр эчендәге бүленеш булган шәһәр округлары), шәһәр һәм авыл җирлекләре чакырыла. Җиңүчеләрне берничә номинация буенча бәяләячәкләр. Шуларның берсе - "Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, милли сәясәт өлкәсендә башка чараларны муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру".

Конкурска гаризалар 25 майдан 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында кабул ителә (адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 111, 113 кабинетлар).

Сайлап алынган гаризалар 20 июльгә кадәр "Иң яхшы муниципаль практика" Бөтенроссия конкурсын оештыру һәм үткәрү буенча федераль комиссиягә җибәреләчәк.

Конкурсның Нигезләмәсе белән танышу һәм гариза  алу өчен сылтама:

http://mincult.tatarstan.ru/rus/Vserossijskij-konkurs-Luchshaya-municipalnaya-praktika.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International