Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Мөнирә Булатовага мемориаль такта ачу тантанасында катнашты

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Казанда (Горький ур., 17 йорт) танылган опера җырчысы, педагог, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисткасы Мөнирә Булатовага мемориаль такта ачтылар. Бу йортта ул 1940 елдан 2011 елга кадәр яшәгән.

интернетта  фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/FzrVW7OVILFoiA

зур фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/t-579098d__f1g

видеога сылтама: https://yadi.sk/d/pt5pZhWYIx4Qdw

Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры урынбасары Юрий Ларионов, театр солистлары, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге вәкилләре һәм Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләре катнашты.

«ТАССР һәм РСФСРның халык артисткасы Мөнирә Булатова 40 елдан артык М. Җәлил исемендәге театрда эшләгән. Аны хаклы рәвештә профессиональ музыка культурасына нигез  салган кеше дип санарга мөмкин. Безнең бурыч - мондый кешеләрне онытмау  һәм аларга хөрмәт күрсәтү», - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Әни озын гомер кичереп, үзенең  матурлыгын, вөҗданын  һәм аек акылын саклап калды. Телевидение һәм радио аша  яңгыраган язмаларны без бергә тыңлый идек, әни  үзенең башкару дәрәҗәсен һәрвакыт тәнкыйть күзлегеннән  бәяли иде», - дип хатирәләре белән уртаклашты опера җырчысының кызы Дания Булатова.

40 ел дәвамында Мөнирә Закир кызы әйдәп баручы солистларның берсе булган һәм чит ил, рус һәм татар композиторлары операларында дистәләгән партия башкарган.

Бөек Ватан сугышы елларында ул  концерт бригадасы белән Өченче Балтыйк фронты солдатлары алдында, Совет Армиясе частьләрендә, госпитальләрдә һәм санчастьләрдә  70 тән артык чыгыш ясаган.

10 елдан артык Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе булып сайлана. Совет-Чехословакия Дуслык җәмгыятенең Казан бүлеген җитәкли.

ТАССРның  шәһәр советы депутаты була.

1978 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында укыта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International